Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Русиядә Signal мессенджерын томалавын хәбәр итте


Signal кушымтасын иң имин мессенджерларның берсе дип атыйлар.

9 август көнне Роскомнадзор Русиядә Signal хәбәр алмашу кушымтасын томалавын игълан итте. Оешма моны "террорчылык һәм экстремизмга каршы тору кануннар таләбен үтәмәү" белән аңлатты.

Элегрәк җомга көнне Русиядә интернет кулланучылар Signal эшендә проблемнар турында хәбәр итә башлаган иде. Мессенджерны VPN-сыз ачып булмый, дигән хәбәрләр булды. Кушымта эшендә проблемнарны "Сбой.рф" белән Downradar да расладылар.

Кибериминлек өлкәсендә белгечләр Signal кушымтасын иң имин мессенджерларның берсе дип атый. Ул "үтәли шифрлау" куллана. Бу мессенджерда язышуны махсус хезмәтләр яки элемтә операторлары тарафыннан укымауны гарантияли.

Signal-ны томалау Русиядә YouTube-ның эшләү проблемнары хәбәрләре вакытында урын ала. Кайбер кулланучыларда YouTube сайты санакларда да, мобил җиһазларда да ачылмый.

8 августта Русиядә YouTube ачылмый башлау хәбәрләре күбәйде. Аеруча Мәскәү, Петербур, Екатеринбур кебек күп кеше яши торган шәһәрләрдән шикаятьләр күп килә.

1 августта YouTube видеохостингы Русиядә начар эшли башлады. Июль уртасында Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.

Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде. "Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел", — диелә ширкәт белдерүендә.

7 августта "Медуза" үзенең чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре YouTube-ның тизлеген секундка 128 кбитка кадәр төшереп акрынайтырга булган дип язды.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, YouTube Кремльне хуплаучы күп кенә каналларны томалады. Ә оппозицион медиа, киресенчә, видеохостингта эшләвен дәвам итә.
  • Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG