Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов вафат


2018 елда Марат Рамазанов Казандагы Хәтер көнендә чыгыш ясады
2018 елда Марат Рамазанов Казандагы Хәтер көнендә чыгыш ясады

Галим белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне Уфада узачак.

Аның вафаты турында Уфадагы татар активистлар хәбәр итте. Аңа 85 яшь иде. Марат Рамазанов белән хушлашу мәрасиме шимбә көнне Уфаның математика институты бинасында узачак. Мәрхүм галим Уфада җирләнәчәк.

Марат Рамазанов — математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, БАССРның атказанган фән иясе.

Ул Уфада 1939 елның 28 апрелендә туа. 1961 елда Мәскәү университеты тәмамлый, Фәннәр академиясендә эшли, Башкорт дәүләт университетында дифференциаль тигезләмә кафедарасын җитәкли, аннары Уфа фәнни үзәктә математика интституында эшли.

1989 елның 14 гыйнварында Уфада Татар иҗтимагый үзәге төзелде. Ул шушы үзәкнең беренче рәисе булып сайланды. 1989 елдан 1991 ел башына кадәр оешманы Марат Рамазанов җитәкләде.

Марат Рамазанов татар теле, татар мәдәнияте өчен көрәште. Ул татар теленең дәүләт статусы турында мәсьәләсен даими күтәреп торучы җәмәгать эшлеклесе булды. Галим дөнья һәм Русия төбәкләре мисалында тел статусы мәсьәләсе хакында даими сөйләде. Татарларны Русия төзүче милләт дип атап, татар теленә илдә икенче дәүләт теле бирү кирәклеген күтәрде.

Ул Казанда оештырылган Хәтер көненә ел саен килде, Уфа татарлары исеменнән чыгыш ясады.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге

  • 1988 елда Башкортстан татарлары милли хәрәкәте башында торучы Йосыф Гәрәй, Айдар Хәлим, Фәрит Габдрәхим, Марат Фәтхлисламов, Нил Бәдретдинов һәм башкалар тарафыннан Уфада "Галимҗан Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен сөючеләр клубы" оештырыла.
  • Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае 1989 елның 14 гыйнварында Уфаның Резин техник эшләнмәләр мәдәният сараенда уза. Башкортстан Министрлар советында аның низамнамәсе теркәлә. Кыска гына вакыт эчендә аның ике дистәгә якын бүлекчәсе ачыла.
  • Кәрим Яушев җитәкләген елларда идарәгә академик Хәмит Гыйззәтуллин, фән докторы Радик Сибәгатов, фән кандидаты Риф Мөхәммәтҗанов, шагыйрь Фәрит Габдрәхим һәм башка күренекле кешеләр керә.
  • Оешма уздырган тәүге иң зур чара – 1990 елның 15 октябрендә үткән Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараенда Башкортстан татарлары проблемнарына һәм Явыз Иван гаскәрләренең Казан ханлыгын басып алу көненә багышланган митинг. Анда җыелган меңнәрчә кеше Казанны саклаганда шәһит киткән татарларның рухын аягүрә басып искә алды.
  • Соңрак төрле елларда ТИҮ белән Марат Рамазанов, Айрат Гыйниятуллин, Заһир Хәкимов һәм башкалар җитәкчелек итә. Бүгенге көндә аның рәисе Кадерле Имаметдинов.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG