Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын алты кеше эше мәхкәмә тапшырылды


Дим Даүләткилдин
Дим Даүләткилдин

"Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын алты кеше - Динар Акбалин, Даян Вәлиев, Әхәт Гыйбадуллин, Дим Даүләткилдин, Галим Заманов һәм Илнур Хаҗиев мәхкәмә каршына басачак. Кичә аларның эшләре Оренбурның үзәк район мәхкәмәсенә кергән. Бу хакта "Аспекты" яза.

Мәхкәмә утырышы көне әле билгеле түгел.

Эше каралачак Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды. Туганнары мәгълүматынча, ОМОН хезмәткәрләре, гаебен тануны таләп итеп, Дәүләткилдинны кыйнаган, аннары авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсенә китергән. Тикшерүнең нәрсә белән төгәлләнүе билгеле түгел.

"Баймак эше" фигурантларының эшләре Башкортстаннан читтәге мәхкәмәләргә җибәрелә: Оренбур, Орски, Тольятти, Ижау. Адвокатлар һәм активистлар моны мәхкәмәләр каршында протестлар булмасын өчен эшләнә дип саный.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG