Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Новосибирскидан 67 яшьлек Таһир Арслановка чыгарган карарны үз көчендә калдырды


Таһир Арсланов
Таһир Арсланов

Ул социаль челтәрләрдә сугышка каршы язган фикере өчен хөкем ителгән иде.

Югары мәхкәмә Новосибирскидагы 67 яшьлек татар ире Таһир Арслановка социаль челтәрләрдә язган ике фикере өчен чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Арсланов өч елга хөкем ителгән иде, соңрак апелляция мәхкәмәсе аны ике айга кыскартты.

ОВД-Инфо адвокат Василий Дубковка сылтанып язуынча, Таһир Арслановның утырышта видеоэлемтә аша катнашкан.

Адвокат мәхкәмәдә прокуратура дәлилләренең расланмаганын искәркән. Мәсәлән, эксперт хисабында лингвистик түгел, ә юридик мәсьәләләр тикшерелгән, ә белгечнең аның өчен тиешле вәкаләте булмаган. Моннан тыш, "Путлерга һәм аның бандасына үлем" сүзләрен прокуратура экстремистик һәм террорчы эшчәнлеккә өндәү буларак, ягъни ике маддә нигезендә гаепләгән.

Адвокат шулай ук Арслановның эшләре җәмәгатьчелеккә куркыныч түгеллеген һәм бернинди зыян салмавын искәрткән. Ләкин мәхкәмә прокуратура карарын үз көчендә калдырган.

"Тикшерү вакытында минем янда дөнья кадәр кеше булды – полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр. Бу барысы да интернеттагы ике юллык язу аркасында. Шуның аркасында мәхкәмә узмаган килеш үк картамны томаладылар һәм мин пенсия акчамны ала алмадым. Кемдер миллионлаган халкы булган шәһәрләрне басып ала һәм аңа берни булмый. Кемдер ике юллык фикер яза һәм аны өч елга утырталар. Минем фикерләремне бары берничә кеше генә укыды һәм алар беркемгә дә зыян салмады. Владимир Владимирович исән-имин, мин генә зыян күрдем. Фикерем һәм хәрби операциягә каршы протестым өчен хөкем иттеләр", дип китерә Арсланов фикерен SOTAvision.

  • Таһир Арсланов (67) Новосибирскида туган, шунда үскән, гомер буе шунда яшәгән. Һөнәре белән инженер. Новосибирскиның саклану ширкәтләрендә эшләгән. 50 ел хезмәт стажы бар. Төрле мактау һәм рәхмәт кәгазьләренә лаек булган. Волейболга гашыйк, өлкә такымында уйнаган, җиңүләр яулаган. Ике кызы бар. Алар инде башлы-күзле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG