Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәяси тоткын дип танылучы кешеләрнең саны узган елда 78%ка арткан


Handcuffs hanging on bars
Handcuffs hanging on bars

"Мемориал" билгеләп үткәнчә, бу исемлек тулы түгел, чөнки алар кешене сәяси тоткын дип эш материалларын өйрәнә алган очракта гына таный.

2023 елда 134 кеше сәяси тоткын дип танылды, диелә "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" оешмасы хисабында.

Сәяси тоткыннар исемлегенә кергәннәрнең 80е – 2023 елда, калганнары элегрәк иректән мәхрүм ителгән булган кешеләр.

Җәза вакыты чыккан яки иректән мәхрүм ителмәгән 80 кеше бу исемлектән чыгарылган. Сәяси тоткыннарның гомуми саны исә 78% ка арткан – бу сан хәзер 636га җиткән. Тоткыннарның 424е дини карашлар өчен эзәрлекләнә. Аларның күбесе "Хизб-ут-Тәхир" һәм "Иегова шаһитлары" оешмаларына катнашлары булуда гаепләнә.

Гомуми исемлеккә кертелүчеләр арасында иң күбесе – 60 кеше "армия турында ялган" таратуда гаепләнә. Хисапны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, бу әлеге маддә нигезендә гаепләүләрнең ешаюы белән генә түгел, ә бу гаеп белән эзәрлекләнүчеләрнең "Мемориал" тарафыннан автомат рәвештә сәяси тоткын дип танылуына да бәйле.

31 сәяси тоткын террорчылыкка чакыруда яки террорчылыкны аклауда гаепләнгән. Өченче урында – экстремистик оешмага катнашуда гаепләнүчеләр, бу маддә нигезендә 22 кеше эзәрлекләнә.

"Мемориал" билгеләп үткәнчә, бу исемлек тулы түгел, чөнки алар кешене сәяси тоткын дип эш материалларын өйрәнә алган очракта гына таный. "Хәрби фейклар" һәм "армияне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә эзәрлекләүчеләр өчен генә искәрмә ясала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG