Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Русия әсирләрен алмашуда Башкортстаннан 7, Татарстаннан 3 кеше бар. 


Украина хәрбиләре алмашудан соң. Владимир Зеленский телеграм каналыннан.
Украина хәрбиләре алмашудан соң. Владимир Зеленский телеграм каналыннан.

"Русия хәрбиләренең барысы да Беларуста, аларга туганнары белән сөйләшү мөмкинлеге бирелә", диелә саклану министрлыгы хәбәрендә. 

Русия һәм Украина "115кә 115" исәбе белән әсирләр алмашкан. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Алмашуга Курски өлкәсендә әсирлеккә эләккән срочниклар бар дип яза Телеграм канналлары. "Наш выход" хәрәкәте чыгарган исемлектә Башкортстаннан җиде, Татарстаннан өч кеше бар.

"Русия хәрбиләренең барысы да Беларуста, аларга туганнары белән сөйләшү мөмкинлеге бирелә", диелә саклану министрлыгы хәбәрендә.

Хәрбиләр Русиягә кайтачак диелә, ләкин кайчан икәне әйтелми.

Алмашуда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашчы булган, алмашу да шунда булган. Бу хакта чыганакларына сылтанып, Reuters агентлыгы яза.

"Наш выход" оешмасы мәгълүматынча, алмашуга эләгүчеләрнең барысы да Русия армиясендә мәҗбүри хезмәт солдатлары. Оешма тулы исемлек тә чыгарды.

Русия думасы депутаты Шамсаил Саралиев Русия Украинадан кайтарган барлык хәрбиләр дә срочниклар дип язды. Алар Курски өлкәсендә чиктә хезмәт иткәннәр.

Рәсми рәвештә әлеге мәгълүматны саклану министрлыгы расламады.

Украина президенты Владимир Зеленский Украинага кайткан 115 хәрбинең фотоларын чыгарды. Алар арасында Дәүләт гвардиясе, Кораллы көчләр, хәрби-диңгез көчләре һәм чик буе хезмәте хәрбиләре бар.

23 августта "Важные истории" Курски өлкәсендәге бәрелешләрдә хәбәрсез югалган яки әсирлеккә эләккән Русия "срочникларының" барлыгы 100дән артык исемен табуы турында белдерде. Аларның күпчеле Брянски өлкәсендә урнашкан 488нче мотоукчылар полкының 17 һәм 18нче батальоннар солдатлары диелә. Шулай ук Воронеждан 252нче мотоукчылар полкы солдатлары да бар.

"Важнын истории" исемлегендә 19 "срочник" Комидан, 11е - Башкортстаннан, 9ы - Төмән өлкәсеннән, 8е - Ямал-Ненец автоном бүлгесеннән, 8е - Кабарда-Балкардан, 7се - Дагыстаннан, 6сы Мәскәүдән. Шулай ук Себер, Урал төбәкләреннән, аннексияләнгән Кырымнан, Үзәк Русия өлкәләреннән, Татарстаннан да бар диелә.

  • Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
  • 12 августта Русия хакимиятләре биргән мәгълүматка күрә, төбәкнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә.
  • "Би-би-си" ачык мәгълүматларга таянып, Русия Украинага басып кергәннән соң Русиянең кимендә 159 "срочнигы" һәлак булды дип язды. Медиа бу сан тагын да зуррак була ала дип саный, чөнки һәлак булганнарның еш кына кем ул "срочник"мы, контракт төзүчеме, ихтияри сугышчымы — билгеләү авыр.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2305, Башкортстаннан — кимендә 2705, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG