Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Украина бәйсезлеген яклап пикетка чыкты


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Ул татар халкы исеменнән украиннарга теләктәшлек белдерде.

24 август Украинаның бәйсезлек көне уңаеннан Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев пикетка чыкты. "Урыс оккупантлары Украинадан чыгыгыз" дигән шигарь тотып торды.

— Бу көндә Украина халкы үзенең бәйсезлеге, иреге өчен канлы сугыш алып бара, — диде ул. — Мин татар халкы исеменнән тугандаш украин халкына теләктәшлек белдерәм. XXI гасырда дөнья Европа үзәгендә ничек фашистлар Русиясе украин халкына геноцид сәясәте алып баруын карап тора.

Зәкиев Америка кушма штатлары, Британия, Франция, Германия, БМО җитәкчеләреннән бу геноцидны туктатуны сорады.

— Беренчедән, фашист Русиясен БМОдан чыгарырга кирәк. Икенчедән, нефть һәм газны сатып алмаска. Өченчедән, паралель импортны туктатырга. Шулай ук Кытай белән Иран фашистлар Русиясенең ярдәмчеләре. Бу илләргә каршы санкцияләр кертергә кирәк.

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Фәрит Зәкиев Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды.

Чит илдә килеш тә Фәрит Зәкиев иҗтимагый эшчәнлеген туктатмады, ялгыз пикетларга чыгуын дәвам итә.

Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм. Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә биргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG