Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Грузиягә акча җибәрүләр кыенлашкан


"Золотая корона" тамгасы
"Золотая корона" тамгасы

Проблемнар АКШ санкцияләре кертелгәннән соң туган. Санкцияләр Путин режимының Украинага каршы сугыш башлавын сәбәпле кертелде.

Грузиядә "Золотая корона" түләү системы аша акча күчерүләрдә проблемнар барлыкка килгән. Бу турында илнең иң зур банкларның берсе — Bank of Georgia "техника мәсьәләләр" хасил булуын раслаган, дип хәбәр итә The Bell, РБК һәм соцаль челтәрдә утыручылар.

Җомга, 23 августта АКШ "Золотая корона" програмын төзүче ширкәткә каршы санкция кертте. Акча күчерүләрдә кыенлыклар икенче көнгә үк — 24 августта башланган.

Bank of Georgia искәрткәнчә, алар әлегә "Золотая корона" системыннан баш тартмаган, ләкин "техник мәсьәләләр" аркасында тоткарлыклар яки кире кагулар булуы ихтимал. Шулай ук TBC банкы да әлеге түләү системын кабул итми башлаган дип әйтелә.

Украина сугышы сәбәпле Русия банкларына кырыс санкцияләр кертелде. Илне SWIFT-тан (дөньякүләм банкара финанс элемтәләр системы) өзделәр, Visa, MasterCard кебек түләү системнарыннан аердылар, PayPal, American Express, Western Union кебек системнар Русиядә эшчәнлекне туктаттылар. Шуннан соң "Золотая корона" системы илләр аша акча күчерүнең төп юлларның берсенә әверелде.

Аның аша Грузия, Төркия һәм башка илләргә тиз арада акча җибәрү мөмкинлеге бар иде. Бу ысул белән чит илләрдә яшәүче татарлар да куллана иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG