Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Мәрҗани" мәчетеннән алынган имам Мансур Җәлалетдинов Татарстан мөфтие урынбасары булачак


Мансур Җәләлетдин
Мансур Җәләлетдин

Ул Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирәчәк.

Казанның "Мәрҗани" мәчетенең имам-хатыйбы эшеннән алынган Мансур Җәлалетдинов алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәк. Бу хакта "Бизнес Онлайн" үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Ул Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирәчәк. Аның Галиев мәчете янындагы мөфтият бинасында үз бүлмәсе дә булачак, дип хәбәр ителә.

Бүгенге көндә Камил Сәмигуллинның дүрт урынбасары бар. Бу — беренче урынбасар Илфар Хәсәнов, мөхтәсибләр белән эшләү өчен җаваплы Равил Зөфәров, мәгълүмати сәясәтне алып баручы Ришат Хәмидуллин һәм мәгариф өчен җаваплы Рәфыйк Мөхәммәтшин. Мансур Җәлалетдинов бишенче урынбасар булачак.

Медиа язуынча, Җәлалетдинов Русиянең Украинага каршы сугышын хуплап чыккан һәм 2022 елдан бирле сугыш өчен кирәк-яраклар әзерләүне оештырган. Шулай ук алга таба аның Җәмигъ мәчете белән җитәкчелек итү ихтималы турында да әйтәләр.

12 сентябрьдә 64 яшьлек Мансур Җәләлетдиновның "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул гыйбадәтханәдә 29 ел хезмәт итте. Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, диелде.

Мансур Җәләлетдиновны эштән алу карары 29 августта Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегациянең "Мәрҗани" мәчетен төзекләндерүдән соң карарга килгәннән соң туган булуы ихтимал, җитәкчелек гыйбадәтханәдә башкарылган эштән канәгать калмаган, дип яза медиа. Бу очрашуда Рөстәм Миңнеханов Җәләлетдиновка карата "алыштыргысыз кешеләр юк" дип шелтә дә белдергән, янәсе.

Татарстан мөфтияте һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русиянең Украинага каршы сугышы хуплады. Мобилизация башлангач, мөфтият сугышта катнашуны рөхсәт итүче фәтва да чыгарды. Диния нәзарәтенең "Зәкәт фонды" тарафыннан даими төстә һуманитар һәм акчалата ярдәм җыя. Мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Украина шәһәрләренә сәфәрләр кыла.

  • Мансур хәзрәт Җәләлетдинов 1960 елда Казанда туа. 1990 елда Бохарада "Мир-Араб" мәдрәсәсендә имам-хатыйблыкка белем ала. Соңрак Төркия һәм Мисырда белем эсти. 2002 елда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый.
  • "Мәрҗани" мәчетендә 1995 елдан имам булып хезмәт итә. Ул Татарстанда беренчеләрдән булып Рамазан чатыры коручылардан булды. Мәчет тирәсендә хәләл кафелар, мөселман кием-салым кибетләре ачты. 2000 елда Казанда беренче мөселман зираты ясады.
  • Еш кына ул төрле мәсьәләләрдә, аеруча Казандагы мөселман зираты тирәсендә түрәләр белән низагъка да керде.
  • 2016 елда хәбәрсез югалган имам Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү штабы, махсус фонд оештырды.
  • 2023 елда Казан Җәмигъ мәчетен үзәктән шәһәр читенә күчерүне хуплады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG