Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алпар" татар фольклор төркеме Искешәһәр белән Истанбулда чыгыш ясады


"Алпар" этно төркем Төркия татарлары белән очрашты
"Алпар" этно төркем Төркия татарлары белән очрашты

Ике шәһәрдә дә Казаннан килгән музыкантлар борынгы төрки музыка уен кораллары һәм татар җырларының тарихлары белән таныштырды, остаханәләр оештырды.

"Алпар" татар фолк төркеме 20 сентябрьдә Искешәһәрдә, 21 сентябрь Истанбулда чыгыш ясады. Бу – аларның Төркия татарлары күпләп яшәгән шәһәрләр буйлап гастрольләренең бер өлеше.

Истанбулда музыкантларның татарлар белән очрашуын Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе оештырды. Казан төркемен истанбулларга берләшмә вәкиле Зилә Нәҗип тәкъдим итте. Концерт шәһәрнең Топкапы паркындагы Татарстан музей-йортында узды. Биредә татар тирмәсендә 70ләп кеше җыелды. Башлыча – татарлар. Араларында электән үк килеп урнашкан "иске" татарлар да, яңа мөһаҗирләр дә булды. Төркичелек, борынгы төрки көйләр белән кызыксынучы, Истанбулда кайчандыр оештырылган "Тумата" төрки музыка, җыр ансамбле концертларына килеп йөрүче төрекләр дә бар иде.

"Алпар" төркеме солисты Алмаз Әсхәдулла тамашачыларны кубыз, думбыра, курай, дәф кебек музыка кораллары белән таныштырды, алар ничек ясалганын, аларга бәйле риваятьләр сөйләде. Тамашачыларга төрле музыка коралларында "Әпипә", "Сандугач", "Былбылым" көйләрен уйнап күрсәтте, кешеләр аларны отып әйтергә тиеш булды.

Концерт өлешендә "Алпар" төркеме солистлары Рәмилә Шәмсемөхәммәтова, Адел Тимербаев татарның мәҗүсилек вакытына, Идел Болгар дәүләтенә, Алтын Урда чорына караган көйләр нинди була алуын уйнап күрсәтте, җырлар башкарды.

— Татарның музыка сәнгате ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез, без – борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз – төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле, — дип сөйләде Алмаз Әсхәдулла.

"Алпар" төркеме шулай ук мөнәҗәтләр дә башкарды, Рифат Сәләховның шигыренә Алмаз Әсхәдулла көй язган "Татарстан" җырын да яңгыратты.

Моннан тыш тамашада Истанбулда төрек һәм татар егетләреннән торган "Тулпар" думбырачылар төркеме дә чыгыш ясады. Алар Истанбулдагы "Тумата" тарихын дәвам иттерә алучы яшь музыкантлар дип тәкъдим ителде. Алар Алтын Урда чорына караган көй тәкъдим итте, татарларда тамак төбе белән җырлау юкка чыккан дип аңлатылды.

Концерт күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән һәм соңыннан дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган татарларның иминлеге өчен дога кылынды.

Татар йортында чәй дә әзерләгән иде.

Концерт бушлай булды, әмма кем тели, шул түбәтәйгә рәхмәт йөзеннән акча салды.

  • Төркиядә өч дистә елга якын "Тумата" төрки музыка төркеме эшләде. Ул 1976 елда оеша. Аңа нигез салучы – татар кешесе, галим Оруч Гүвәнч. Ул музыка сәнгатен фәнни дәрәҗәдә өйрәнә, киемнәр, музыка коралларын, җырларын таныту эшен җайга сала. "Тумата" төркемендә озак еллар дәвамында татарларны берләштереп торучы, Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе җитәкчесе Гөлтан Ураллы солист була.
  • Оруч Гүвәнч вафатыннан соң аның эшен ике кызы Сөембикә белән Каникәй Гүвәнчләр дәвам иттерә. Әмма "Тумата"ның зур концертлары күренми.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG