Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алпар" төркеме Истанбул татарлары белән очрашты

"Алпар" татар фолк төркеме 20 сентябрьдә Искешәһәрдә, 21 сентябрь Истанбулда чыгыш ясады. Бу аларның Төркия татарлары күпләп яшәгән шәһәрләр буйлап гастрольләренең бер өлеше.

Истанбулда музыкантларның татарлар белән очрашуын Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе оештырды. Концерт шәһәрнең Топкапы паркындагы Татарстан музей-йортында узды. Биредә татар тирмәсендә 70ләп кеше җыелды. Башлыча — татарлар. Араларында электән үк килеп урнашкан "иске" татарлар да, яңа мөһаҗирләр дә булды.Төркичелек, борынгы төрки көйләр белән кызыксынучы, Истанбулда кайчандыр оештырылган "Тумата" төрки музыка, җыр ансамбле концертларына килеп йөрүче төрекләр дә бар иде.

Концерт күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән һәм соңыннан дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган татарларның иминлеге өчен дога кылынды.


дәвам

XS
SM
MD
LG