Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә татарлар “Татар киче”нә җыелды

28 сентябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә “Татар киче” дип аталган мәдәни чара узды. Төрле шәһәрләрдән җыелган татарлар татарча җырлады, аралашты һәм чәкчәк белән сыйланды.

“Татар киче” мәдәни чарасын яңа мөһаҗирләр нигез салган “Алмания татарча” төркеме оештырды. Мәҗлеснең төп өлешендә җырчылар Adelya Abadeli белән Булат Шәйми җырлар башкарды. Очрашуда 60тан артык кеше катнашты. Татарлар гына түгел, бу кичәдә башка милләт вәкилләре — алман, төрек, гарәп, урыслар да кунак булды.


дәвам

XS
SM
MD
LG