Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада фин татарлары турында китап төрек телендә тәкъдим ителде

"Finlandiya tatarlari" дип исемләнгән төрекчә басылган китапны тәкъдим итү чарасы 1 октябрь Төркиянең башкаласы Әнкара булды. Аны Төркиядән читтәге төрки вәкиллекләр мөдирлеге оештырды (Yurtdışı Türkler ve Akraba Topluluklar Başkanlığı), башлыгы — Абдулла Әрән.

Һелсинктдагы татар мәхәлләсе имамы, әлеге китапның авторы Рамил Беляев сөйләвенчә, бу китапны төрекчәгә тәрҗемә итү, аны китап буларак бастыру һәм Әнкарада тәкъдим итү Төркия ягы тәкъдиме булган. Барысы да үзләре башкарып чыкты, бөтен чыгымнарны үз өстенә алдылар дип аңлатты.

"Finlandiya tatarlari" 300 битле, калын тышлы, сыйфатлы кәгазьдә бастырылган. Китапта күп рәсемнәр урын алган. Ул 500 данәдә нәшер ителгән. Төркиядә кызыксыну булса, китап тагын өстәмә тираж белән басылып чыга ала.

Финляндия татарлары турында китапны төрекчәгә тәрҗемә итү эшен Истанбулдагы Мәрмәрә университеты галимәсе Ләйсән Шаһин башкарган. Китапка тәрҗемә урыс теленнән ясалган, бу хезмәткә берничә ай вакыт киткән. Галимә фикеренчә, төрки халыклар тарихы белән кызыксынучылар Төркиядә күп, китап фән ияләренә дә, төрки халыклары тарихын өйрәнүчеләр өчен дә файдалы.

Китапның төрекчә басылуында галимә Назлы Гөндүзнең өлеше зур булды дип билгеләде Рамил Беляев. Ул китапның мөхәррире булган.


XS
SM
MD
LG