Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Хәтер көненә дога кылырга җыенучыларны полиция тоткарлаган


Казан Кирмәнендә полиция татар активистларына дога кылырга ирек куймый. АЗАТЛЫК/СВОБОДА телеграм каналы фотосы
Казан Кирмәнендә полиция татар активистларына дога кылырга ирек куймый. АЗАТЛЫК/СВОБОДА телеграм каналы фотосы

Полиция Казан Кирмәнендә татар активистларына Сөембикә манарасы янында дога кылырга юл куймый.

12 октябрьдә Татар активисты, татар милли хәрәкәте вәкиле Галишан Нуриәхмәт бер сәгатьтән артык Казан полиция бүлегендә тотыла дип хәбәр итә "Азатлык" татар яшьләр берлеге.

Аны Кол Шәриф мәчетенә намазга барганда тоткарлаганнар. Бүген бер төркем татар активистлары Хәтер көне уңаеннан бирегә дога кылырга килмәкче иде.

Канал хәбәренчә, активист Рәфыйкъ Кәримуллин да тоткарлаганнар.

"Азатлык" мәгълүматларынча, тагын берничә активист тоткарланган. Кайберләре белән элемтә юк.

Кимендә ике кешенең өенә полиция килгән һәм мәчеткә барырга юл куймаган.

Казан Кирмәненә барудан сагаланып торылучылар арасында шагыйрь, журналист, татар милли хәрәкәте активисты Фәнил Гыйләҗев тә бар.

"Без шундый мөһим кешеләр кебек, малай. Әнине тукталышка икәү озатыша төштеләр җәяү бер километр. Өченчесе машина белән тукталыштан безне килеп алды. Кайтарып куйдылар кире ишек төбемә. Сайлау мөмкинлеге дә бирделәр, рәхмәт төшкереләр "Япеевога барып кайтыйкмы, өеңдә генә утырасыңмы", дип дип. Хет чәйгә чакыр үзләрен, урамда интекмәсеннәр дип", дигән Гыйләҗев.

Аның сүзләрен "Азатлык" татар яшьләре берлеге Телеграм каналы китерә.

Канал язуынча, тарихчы Илнар Гарифуллинны, активистлар Кәшиф Гатин һәм Зиннур Әһлиуллинны да йорты янында саклап торалар.

11 октябрьдә Чаллыдагы экстремизмга каршы көрәш үзәгендә полиция "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйк Кәримуллинга Хәтер көне алдыннан кисәтү тапшырган иде.

Шулай ук полиция бүлегендә булган вакытта активистны прокуратурага тагын бер кисәтү тапшыру өчен чакырганнар.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән иде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сорадылар. Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәде. Активистлар намаз кылуны шушы чара урынына уздырмакчы булган, дип җиткерә басма. Намаздан соң алар йөреш уздырып, кафеда аралашып утырырга ниятләгән.

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырылып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәтне 2021 елда биргән булып чыкты. 2021 елда милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Башта Казан хакимияте аны оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.

Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.

  • 2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.
  • 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң милли хәрәкәткә каршы басым көчәйде. Татарстанда эшләүче куәт оешмаларының ТИҮ белән көрәше җәйгә кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә, 2022 елның 10 июнендә ТИҮ "экстремистик оешма" дип табылды һәм бетерелде.
  • 2022 елда Казанда Хәтер көнен оештырырлык оешма да юк иде, Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.
  • Былтыр 15 октябрьдә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелып рәсми булмаган төстә үткәрде. Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды.
  • Шул ук вакытта быел 22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны инде дүртенче тапкыр искә алды. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу — бары дин әһелләре кулы белән башкарыла, дип сөйләгән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG