Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңарыш Татар Халык Партиясе" берләшмәсе террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән


Иршат Хәби
Иршат Хәби

Быел август башында мәхкәмә бу хәрәкәтне экстремистик оешма дип таныды.

Росфинмониторинг "Яңарыш Татар Халык Партиясе" берләшмәсен террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткән. Бу хакта финанс мониторинг федераль хезмәте сайтында әйтелә.

Быел август башында Татарстан Югары мәхкәмәсе "Яңарыш Татар Халык Партиясе" иҗтимагый берләшмәсен экстремистик оешма дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыю турында карар чыгарды.

Куәт оешмасы вәкилләре әлеге хәрәкәт Татарстанның Русиядән бәйсезлеген яклап "кораллы көрәш" алып баруны хуплый дип саный. Алар фикеренчә, интернетта "Яңарыш" оешмасы "каршылыкка чакыру" рухында видеоязмалар урнаштырган. Алар Telegram-да берничә төркем алып бара. Бүген "Яңарыш" оешмасының YouTube каналында якынча 1,5 тирәсе язылучы бар.

"Яңарыш Татар Халык Партиясе" иҗтимагый берләшмәсен АКШта яшәүче Иршат Хәби җитәкли. Аңа быел февраль аенда нәфрәт тудыру һәм көч куллану белән янау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Хәзер ул халыкара эзләүгә бирелгән.

— Татарлар бәйсезлекне көрәшсез яулый алмаячак. Украиннарны да бит "пешмәгән" дип уйладылар. Безгә дә беркем дә бушка гына бәйсезлекне китереп бирмәячәк, — дип сөйләгән иде Хәби Азатлыкка.

  • Быел "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова 80 мең сум штрафка тартылды. Ул Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) һәм 20.3.1 маддәсе (милләтара низаг чыгару). Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.
  • Сентябрьдә Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте ветераны, 73 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны тоткарлаганды. Аны "Яңарыш Татар Халык Партиясе" оешмасының Чаллыдагы бүлеген җитәкләүдә гаепләделәр. Ул быел сентябрьдә урыслар һәм татарлар арасында "милләтара дошманлык уяту" турында җинаять эше ачылган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG