"Баймак эше" нигезендә тоткарланган вакытта үлгән Рифат Даутовның үлеменә кагылышлы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре егетнең нык кыйналган булуын күрсәтә ди адвокатлар. Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты әлеге экспертиза нәтиҗәләре белән танышкан. Редакция шулай ук тикшерү материалларының кайбер документларын, Даутовның туганнары һәм якыннарының сөйләгәннәрен өйрәнгән.
Рифат Даутовның тоткарлануы турында хәбәрләр 26 гыйнварда, инде ул үлгәч таралды. "Абыйны алып киттеләр, ул беркайда да катнашмады, башта аны Уфага полиция бүлегенә чакырдылар, "дебошир" дигән кәгазь тоттырдылар, аннары Зианчура районында урамда тотып, ОМОН Газеленә сөйрәп тыктылар һәм алып киттеләр. Кая алып киткәннәре билгесез", дип язды Даутовның сеңлесе Зәлия Әхмәдиева.
17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
Уфада телеүзәк янында халык җыелган көнне ул анда йөргән кызын көтеп торган. Шунда 15-20 минут басып торгандыр.
Әхмәдиева сүзләренчә, башта Даутов янына участковый килгән булган. Ул 19 гыйнварда Уфадагы протест чараларында катнашу-катнашмавы турында сораган. Ул көнне Фаил Алсынов һәм Баймак протестларында тоткарланган кешеләрне яклап урам чарасы Уфада телеүзәк янында узган иде.
— Уфада телеүзәк янында халык җыелган көнне ул анда йөргән кызын көтеп торган. Шунда 15-20 минут басып торгандыр. Аннары аңа полиция участогына килергә кушканнар. Ул барган, кисәтү кәгазе биргәннәр. Мондый кәгазьләрне гадәттә дебоширларга бирәбез дигәннәр. Кичә йөргән кызының әти-әниләренә, Зианчура районы Яңа Чебен авылына киттеләр. Кичен урамга йөрергә чыккач, "Газель"га утыртып ОМОН билгесез тарафка алыпа киткән, — диде Зәлия Әхмәдиева.
"Медиазона" басмасы ачыклаганча, Рифат Даутовны эзләүгә Баймактагы протестлардан соң ук игълан иткәннәр, ә аның үлеме көнендә — 26 гыйнварда — тикшерү Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсенә аны кулга алу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. "Медиазона" мәгълүматларына караганда, хөкемдар Наталия Дударь әлеге мөрәҗәгатьне карап тормаган.
Хакимият тарафлы "Мой Башкортостан" басмасы Рифат Даутов Русия Җинаять кодексының 212нче маддәсе 2нче өлеше ("киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") нигезендә халыкара эзләүгә игълан ителгән дип ачыклык кертте.
Даутов Баймакта булганмы, юкмы?
"Idel.Реалии" кулга төшергән тикшерү документларында Даутов 17 гыйнварда Баймак районы мәхкәмәсе янындагы вакыйгаларда актив катнашкан диелгән. Имеш, ул Стәрлетамак полиция бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әсәновның башына кулы белән суккан.
Журналистлар әлеге документларда тәңгәлсезлекләр булуын ачыклаган. Мәсәлән, Тикшерү комитеты Рифат Даутовны 18 гыйнварда ук федераль эзләүгә биргән. Әмма шул ук вакытта, зыян күргән полиция хезмәткәре Рөстәм Әсәнов үзенә Даутов сукканлыгын 25 гыйнварда гына таныган. Баштарак ул протестчылар арасыннан кемдер "сугарга тырышты", ә кемдер "сукты" дип белдергән, ләкин кем икәнен әйтә алмаган, чөнки, аның сүзләренчш, ул аларны күрмәгән һәм таный алмый.
22 гыйнварда сорау алу вакытында Әсәнов "миңа таба кызыл кышкы куртка кигән һәм башын капюшон белән каплаган ир йөгереп килде, аягы белән уң күз һәм уң каш тирәсенә типте", нәтиҗәдә мин егылдым, "һушымны югалта башладым", "карга егылдым" дигән. Әмма үзенә кем типкәнен танымаган.
Даутов эшендә мин шикләнмим: алар, бәлки, озак тикшерү үткәрергә теләмәгәннәрдер. Беренче очраган кешегә гаеп такканнар да эшне ябып куйганнар. Таяк системы.
25 гыйнварда исә Әсәнов сөйләгәннәремә тагын өстисем бар дип, тибүче "кара кучкыл йөзле, коңгырт кысык күзле, кара кашлы, зур борынлы, нәзек иренле" иде дигән. Шул көнне полиция хезмәткәре фотодан Рифат Даутовны танып ала, миңа ул типте дип белдерә.
— Бу ялган, — дигән "Idel.Реалии"га Даутовның сеңлесе Зәлия Әхмәдиева мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Павел Васильев. — Баймакка бармады ул. Аның апасы сүзләренчә, 17 гыйнварда ул Уфада булган, вахтага китәр алдыннан медицина тикшерүе узган (Рифат Даутов Гыдан ярымутравында нефть чыгару өлкәсендә эшләгән — ред). Төштән соң ул Зәлия фатирына килгән.
Адвокат полиция вәкилләре Даутовны берәрсе белән бутаганнардыр дип фаразлый.
— Минем эштә мондый орчак берничә тапкыр булды, — дип билгеләп үтте Васильев. — 2020 елда мин Куштауны яклаучылар белән эшләдем. Аларны, битлек киеп, полициягә таш атуда гаепләделәр. Ул вакытта хокук саклаучылар бер видеодагы бер үк кешене төрле яклаучыларга күрсәтеп, һәркайсына "Бу — син!" дип әйтәләр иде. Шуңа күрә Даутов эшендә мин шикләнмим: алар, бәлки, озак тикшерү үткәрергә теләмәгәннәрдер. Беренче очраган кешегә гаеп такканнар да эшне ябып куйганнар. Таяк системы.
Адвокат сүзләренчә, Рифат Даутов әле дә "Баймак эше" фигуранты санала.
"Рифат, сине кая алып киттеләр?"
Рифат Даутовны Башкортстанның Зианчура районы Яңа Чебен авылында 25 гыйнварда тоткарлыйлар.
Каршыга ак төстәге "Газель" машинасы килеп туктады. Аннан дүрт кеше чыкты, Рифатның кулларын аркасына каерып, җиргә екты. Фамилиясен сорап, машинага этеп керттеләр. Бу 10-15 секунд эчендә булды.
Тоткарлауда катнашучы полиция вәкилләре һәм Росгвардия хезмәткәрләре сөйләгәннәрдән күренгәнчә, Даутовны алар кичке 11 тулганда урамда бер кыз белән китеп барганда күреп кала. Авылга алар микроавтобус белән бара. "Алар Даутов янында туктый, бу вакытта ул автобусның артына йөгерә. Микроавтобустан СОБР хезмәткәрләре йөгереп чыкты, аны куып җитте, токарладылар, автобуска утыртып Баймак районы эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр", диелгән документларның берсендә.
Рифат Даутовның йөргән кызы Гүзәл Гобәйдуллина сорау алганда сөйләвенчә, алар Яңа Чебен авылына Рифат вахтага киткәнче дип берничә көнгә Гүзәлнең әти-әниләренә килгәннәр. Көндез бергә йорт эшләре белән шөгыльләнгәннәр, кичен шул ук авылда яшәүче бер туганнарына барырга булганнар. Кунакта исерткеч эчемлекләр эчмәүләре әйтелә. Йокы алдыннан урамда йөрергә булганнар.
"Каршыга ак төстәге "Газель" машинасы килеп туктады. Аннан дүрт кеше чыкты, Рифатның кулларын аркасына каерып, җиргә екты. Фамилиясен сорап, машинага этеп керттеләр. Бу 10-15 секунд эчендә булды", дип сөйләгән Гүзәл.
Даутовны тоткарлаганнан соң Гүзәл Гобәйдуллина аның әнисенә шалтыратып, Рифатны ОМОН алып китүе турында әйтә. Егеткә ул шалтырата алмый. Төнлә WhatsApp номерына "Рифат, сине кая алып киттеләр?", "Рифат, мин синең белән" дип язып куя.
Полиция машинасында үлем
Җинаять эше ачудан баш тарту турындагы карарда күренгәнчә, Белорет эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре А.Харрасов, А.Мурзагулов, Т.Репин, А.Каюмов, Г.Аллаяров, М.Таһиров, А.Моратов 25 гыйнвар кичендә Сибайда һәм Баймакта админстратив хокук бозу өчен кулга алынган кешеләрне Уфага алып китәр өчен җыеп йөргән. Башта Сибайдан берничә кешене алалар, аннары Баймакта биш кешене утырталар.
Соңрак аларга Зианчура районында тоткарланган һәм федераль эзләүдә булган бер ирне дә алырга кушалар.
Документта әйтелгәнчә, Рифат Даутовны район полиция бүлегеннән алып чыгалар һәм конвой машинасына китерәләр. Ул машинага кергәндә туктый һәм чүгәли. Бер хезмәткәр сүзләренчә, Даутов "барысы да әйбәт, бәдрәфкә генә барасы килә" дигән. Бәдрәфкә барып килгәч, алып китәләр.
Белорет эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сөйләгәннәрдән:
"Белорет районының Үзәнбаш авылын узганнан соң кулга алынганнарның берсе Даутовның хәле начарайды, ул коса дип әйтте. Машинаны юл кырыена туктаттык. Кулга алынган Усманов Даутовка машинадан чыгарга ярдәм итте. Даутов җиргә тезләнде, һава сулады, су эчте. Аның хәле җиңеләйде, торып басты <…> Башкалар да бәдрәфкә барып килгәннән соң, Даутовның хәле тагын начарайды. Усманов аны янә урамга чыгарды. Даутов хәленең авыраюы турында әйтте, сөйләме буталчык була башлады, шуңа күрә ашыгыч ярдәм чакырырга булдык. Ләкин юлның бу өлешендә элемтә юк иде. Машинага утырып, элемтә тоткан урынга киттек. Якынча 300 метрдан кәрәзле элемтә барлыкка килде, Харрасов Белорет эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, ашыгыч ярдәм сорады. Иртәнге 4:46 сәгатьтә алар "Башнефть" ягулык станциясендә туктаганнар, машиналарына ягулык салганнар. Шуннан соң Даутов белән нидер булганын белгәннәр. Усманов Даутовка ясалма сулыш алдырткан, Харрасов йөрәгенә туры булмаган массаж ясаган. Берникадәр вакыттан соң ашыгыч ярдәм бригадасы килде, ул Даутовның үлемен раслады.
Үлем урынына тикшерүчеләр һәм ритуал хезмәтләр килеп, Даутовның җәсәден алып китә, ә конвой машинасы Уфага юлын дәвам итә.
"Аяк табыннан тезенә кадәр күгәргән иде"
Рифат Даутовның туганнары аны 26 гыйнварда көне буена эзли. Эчке эшләр бүлекләренә шалтыраталар, Уфаның тикшерү изоляторларын урыйлар. Даутовның үлеме турында шул көнне кич хәбәр тарала башлый.
Зәлия Әхмәдиева 2024 елның 28 гыйнварында биргән аңлатма беркетмәсеннән:
"Әтиләрнең йортына (Күгәрчен районы, Йомагуҗа авылы) авыл биләмәсе башлыгы килеп, морг хезмәткәрләре Даутов.Р.Ф исемле кешенең туганнарын эзли дип әйткән. Шунда ук әни миңа шалтыратты, чөнки бу ниндидер шаяру дип уйлаган, ул шок хәлендә иде. Авыл биләмәсе башлыгы сүзләреннән абыйның җәсәде Уфадагы моргта ята дип аңладым. Цветочная урамында урнашкан бу моргка киттем. Әмма ул көнне мине кертмәделәр. Икенче көнне, 27 гыйнварда, моргка кердем һәм абыйны таныдым. Тагын шуны әйтәсем килә: ике аягында та табаныннан тезенә кадәр күгәрек урыннар күп иде. Ике кулында да богау эзләре бар иде. Ике кулында да бармак араларына кызыл төстәге таплар бар иде (ток суккан кебек), бу электрошокер кулланудан дип уйладым".
Зәлия башка яралар һәм күгәрек урыннар турында да сөйли. Аркасын күрә алмадым ди.
Рифат Даутовның йөргән кызы Гүзәл Гобәйдуллина да Рифатның ике аягында да күгәрекләр барлыгын белдерә. "Аның алдыннан мунча кердек, мондый күгәрекләр юк иде", ди.
Шул ук көнне Зәлия Әхмәдиева Башкортстан Тикшерү комитеты башлыгы Владимир Архангельскийга абыйсы үлеме турында җинаять эше ачуны сорап мөрәҗәгать итә.
Тикшерү эшләре башлана. Адвокат Павел Васильев экспертиза уздыру эшләрендә үзен катнаштыруларны сорый, ләкин аның бу үтенечен кире кагалар.
Тикшерү материаллары белән ул бер ай элек кенә таныша алган.
Бөтенләй эчмәгән кешедән "суррогат аракы" эзләү
Рифат Даутов үлеменнән соң хакимияткә якын "Оперсводки 02" Телеграм-каналы ул ялган аракы белән агуланып үлгән дип язды. Бу версияне "Техас Хабирова", "Силовики" каналлары дакүтәреп алды. Соңрак "Силовики" бу ялган аракы түгел, ә "әлегә билгесез наркотик матдә" дип язды.
— Рифатның начар гадәтләренә килгәндә, ул тәмәке тарта иде, спиртлы эчемлекләр сирәк эчте — бәйрәмнәрдә генә. Наркотик яки башка психотроп матдәләр кулланмый иде", — дип сөйләгән Зәлия Әхмәдиева.
Гүзәл Гобәйдуллина сөйләгәннәрдән:
Тикшерүче соравы: — Авылда әти-әниләрегездә булганда исерткеч эчемлек кулландыгызмы?
Җавап: — Юк.
Тикшерүче соравы: — 17 гыйнвардан соң Даутов нишләде, сәламәтлегенә зарландымы?
Җавап: — Бу гадәти атна иде, без өйдә пешерелгән ризык ашадык, исерткеч эчемлекләр эчмәдек, экзотик ризык ашамадык. Бу көннәрдә сәламәтлегенә зарланмады.
Адвокат соравы: — Даутов аракы белән агуланып үлә ала иде дип саныйсызмы?
Җавап: — Юк. Ул үзен тулысынча контрольдә тота, спиртлы эчемлекләр күп эчми, эчкәндә кибеттән алганны гына эчә.
Эш материалларыннан күренгәнчә, Тикшерү комитеты Рифат Даутовка берничә физика-химия экспертизасы уздырган, һәрберсендә наркотиклар, спиртлы эчемлекләр турында күп сораулар куйган.
Адвокат Павел Васильев экспертиза нәтиҗәләре буталчык диде. "Мәсәлән, эксперт Лапин бөтен җирдә Даутовта этил спирты барлыгы ачыкланмады дип яза, әмма резолюция өлешендә "табылды" диелгән. Моны "техник хата" диделәр. Гомумән, тикшерү Даутовны суррогат алкоһол белән агулануына чыгарга тырышуы күренә. Алар хәтта Яңа Чебен авылы кибетеннән 40 шешә шәраб һәм аракыны экспертизага җибәргән.
"Басуга чыгып кычкырасы килә..."
6 февральдә Рифат Даутовны Башкортстанның Күгәрчен районы Юмагоҗа авылында җирләделәр. Биредә мәрхүмнең әти-әнисе яши.
Кешеләргә шалтыратып, эштән куабыз дип куркытып, килүне тыйдылар һәм күп кеше килмәде!
— Әле генә җирләдек, халык җыелмасын өчен әле игълан итмәдем, туганнары гына булды, алар да бөтенесе килмәгән иде, — дип сөйләде "Аспекты" басмасына Даутовның апасы Зәлия Әхмәдиева. — Монда бөтен җирдә полиция һәм ОМОН, — диде ул.
Кайбер мәгълүматларга күрә, ОМОН хезмәткәрләреннән торган төркемне алдан ук Күгәрчен районы үзәге булган Морак авылындагы мәктәп интернатына урнаштырганнар. Бу — Даутовны җирләү киңкүләм демонстрациягә әйләнмәсен өчен эшләнгән.
— Безне моргтан алып Күгәрчен районына кадәр юл-патруль хезмәте (ДПС) хезмәткәрләре озата барды. Җирләү булганда күзәтеп тордылар, Юмагоҗага юлны ике яклап машиналар япты. Һәр машинаны туктаттылар, язып алдылар. Ә иң мөһиме — кешеләргә шалтыратып, эштән куабыз дип куркытып, килүне тыйдылар һәм күп кеше килмәде! Без гомер буе Күгәрчен районында яшибез, моның ничек булуын беләбез: кешеләрне килмәсеннәр өчен махсус куркыттылар, — дип сөйләде Даутовның апасы "Медиазона"га.
Икенче көнне — 7 февральдә — Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Хәбиров белән очрашуда Башкортстанның халык артисты Риф Габитов Даутовның истәлегенә хөрмәт белдерү өчен бер минут тынлык игълан итәргә һәм торып басарга тәкъдим итте. Хәбиров бу тәкъдимне кире какты, аны "җирәнгеч һәм оятсыз" дип атады.
Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип белдерде, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән".
Башкортстан башлыгы моңа кадәр хакимият яклы язучы Телеграм-каналларда таралган мәгълүматка ишарәләмәкче булды: янәсе тоткарланган вакытта Рифат Даутов нык исерек булган, башка бер фаразга күрә — наркотиклар кулланган.
— Әйе, ул беркем дә көтмәгән бәлагә юлыкты: алып киткән вакытта юлда үлде. Шулай да экспертизаның беренче нәтиҗәләре үк кан сауган урыннар да, берни дә булмавын күрсәтте. Шул ук вакытта күршеләре әйтүенчә, ул... — дип, сүзен бүлде Хәбиров һәм активистның "истәлегенә кагыласы килмәвен" белдерде.
Шулай да алга таба Башкортстан башлыгы үзен тыеп тора алмады.
Мин бу мәхшәрне кабул итү, яшәп уздыру өчен үз теләгем белән психологка барырмын, дип өметләнәм
— Параллельләр уздырасым бөтенләй килми. Америка вакыйгасын карагыз, анда бер наркоманны ничек итеп... Шуннан соң нәрсә булган, — диде ул. Мөгаен, Хәбиров АКШтагы элегрәк хөкем ителгән афроамерикан Джордж Флойдны күз уңында тоткандыр. 2020 елның 25 маенда тоткарлаган вакытта аны полиция хезмәткәре Дерек Шовин буып үтерде. Соңрак мәхкәмә Шовинны ялгышлык белән үтерүдә гаепле дип тапты, АКШта полициянең көч куллануына каршы протест чаралары үтте, аларның күбесе җимерүләр һәм талаулар белән үрелеп барды.
Радий Хәбировның сүзләре Башкортстан җәмәгать эшлеклеләренең күбесенең ачуын чыгарды. Икенче көнне үк башкорт җырчысы Минзәлә Яхина Даутовны бер минут тынлык белән искә алды. "Мин Рифат Даутовның авылдашын очраттым һәм ул миңа ышандырып әйтте: Рифат беркайчан да эчкече булмады. Армиягә киткәндә дә хәмер кулланмады, айнык китте дип сөйләде", диде.
— Бик арыдым, әйтеп бетергесез, — дип сөйләде 18 февральдә мәрхүмнең туганы Зәлия Әхмәдиева. — Гаиләм аркасында елый алмыйм. Психологка бармакчы идем, иптәш кызым аша тапкан да идем, тик авырып киттек. Басуга чыгып кычкырасы килә, тик үземне кулда тотам. Абыйның мәетен күрсәм дә, җирләүләр узса да, ул гадәттәгечә эшкә генә киткәндер дә, бер-ике айдан кайтыр кебек. Бу мәхшәр тиздән бетәр дә мин бу мәхшәрне кабул итү, яшәп уздыру өчен үз теләгем белән психологка барырмын, дип өметләнәм".
"Тән җәрәхәтләре үлем сәбәбе түгел"
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының мәхкәмә-медицина экспертизасы бюросы белгече Михаил Лапин 26 февральдә имзалаган йомгаклаудан күренгәнчә, Рифат Даутов чир аркасында — миокард инфаркты сәбәпле үлгән. Бу тикшерүче Тихонованың Даутов үлеме белән бәйле җинаять эше ачудан баш тарту турындагы карарында язылган.
Белгеч Лапин әйтүенчә, Даутовның мәетенә мәхкәмә-медицина экспертизасы уздырган чакта аскы яңагында, уң як күзе янында, сул як күкрәгендә, сул кулының уч төбендә, кулларында һәм аякларында кан сауган урыннар табылган, шулай ук уң як бите, ике кул очасы һәм уң аягының балтыры сыдырылган.
Белгеч фикеренчә, бу яралар кимендә 12 тапкыр җәенке предметлар белән сукканнан килеп чыккан.
"Бу тән җәрәхәтләре сәламәтлекне бозмый һәм сәламәтлеккә зарар буларак бәяләнми, үлем сәбәбе булып тормый", дип язган Лапин.
Шул ук вакытта Лапин бу җәрәхәтләрнең күп булуы — мөгаен Даутов егылганга күрә булгандыр, дип тә фаразлаган. Яки 2-10 см киңлектәге предмет белән "йогынты аркасында" булырга мөмкин дигән.
Документлардан күренгәнчә, башка дәүләт эксперт оешмалары белгечләре Лапин фикере белән, гомумән алганда, килешкән. Шул ук вакытта кайберләре бу җәрәхәтләрнең полиция машинасы кинәт туктаган чакта Даутов машина эчендәге тотыну өчен куелган тимергә бәрелүе аркасында чыккан булырга мөмкинме, дигән сорауга бу хакта төгәл генә әйтеп булмый дигән.
Белгечләр искәртүенчә, Даутовның канында һәм сидегендә спирт белән наркотик матдәләр табылмаган.
"Рифат Даутовны эченә кимендә 5,19 литр кан сауган булырга тиеш"
"Idel.Реалии" Рифат Даутовның туганнары яллаган адвокат үткәрттергән бәйсез экспертизаның төп нәтиҗәләре белән таныша алган. Редакциягә белгечнең исеме һәм вазифасы билгеле.
Документта әйтелгәнчә, бу тикшеренүне Даутовның ни сәбәпле һәм ничек үлүен ачыклау өчен уздырганнар. Аны 2024 елда, июль башында үткәрә башлаганнар һәм августта тәмамлаганнар.
Адвокат Павел Васильев аңлатуынча, белгеч шул исәптән Рифат Даутовның гәүдәсе фотоларын җентекле өйрәнгән.
Ул Даутовның ике аягындагы күгәрекләр дә буй-буй дип искәрткән һәм моны диаметры 3 сантиметрдан да ким булмаган түгәрәк шәкелдәге предмет белән сугудан калган дигән.
Кимендә 48 тапкыр сукканнар, дип искәрткән. Сугудан тәнгә килгән зарарның гомуми мәйданы — Даутовның бөтен тән өслегенең 30 процентыннан да ким түгел, дигән нәтиҗәгә килгән.
"Гематомаларның калынлыгын исәпкә алганда, эченә сауган кан кимендә 5,19 литр булган", дип ышандыра белгеч.
Даутовка зарар китерү — аны тоткарлау һәм Баймак районы эчке эшләр бүлекчәсенә алып бару вакыт аралыгында булган
Үлгәнчегә кадәр Даутовның эченә кан савуы "якынча биш сәгать вакыт алган булырга тиеш", диелә. Документларда әйтелгәнчә, ул 26 гыйнварда 05:06 сәгатьтә үлгән.
Боларга таянып белгеч "Даутовка зарар китерү — аны тоткарлау һәм Баймак районы эчке эшләр бүлекчәсенә алып бару вакыт аралыгында булган", дип нәтиҗә ясаган.
Баймак полиция бүлекчәсеннән алынган видеоязманы карау беркетмәсен анализлаганнан соң, белгеч Даутовның ул вакытта ук "мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итү мөмкинлеге бозылуын" искәрткән.
Белгеч моңа кадәр уздырылган, тикшерү кушуы белән эшләнгән экспертизаларның нәтиҗәләрен анализлаган һәм Рифат Даутовның "миокард инфаркты"ннан үлүе — "уйдырма" дип саный.
Белгечләр китергән дәлилләрнең берсе генә дә мондый тайпылыш булганлыгын расламый, ди ул.
Рифат Даутов үлеменең чын сәбәпләре — "эченә күпләп кан савуы", дип белдергән белгеч.
Шактый эре кан тамырларына зыян килеп, кан савып кына калмаган, "эчке әгъзаларның кансыз калуы һәм травматик шок билгеләре дә бар", дип саный ул.
Белгеч искәртүенчә, тикшерү кушуы белән эшләнгән моңа кадәрге тикшеренүләрне тиешле дәрәҗәдә һәвәс булмаган белгечләр үткәргән.
Адвокат: "Миндә шундук Даутовның көч кулланудан үлүе турындагы фараз туды"
"Idel.Реалии" адвокат Павел Васильевтан бәйсез экспертиза нәтиҗәләренә фикер белдерүен сораган.
— Һөнәри тәҗрибәмнән чыгып, миндә шундук Рифат Даутовның көч кулланудан үлүе турындагы фараз туды, — дигән адвокат. — Бәйсез белгеч тә шундый үлем сәбәбен төгәл күрсәткән. Иллеләп мәртәбә сугуларыннан соң, ул бик күп — биш литрлап — кан югалткан, бу үлемгә китергән.
Адвокат Даутовка җәрәхәтләр Яңа Чебен авылыннан Баймакка алып барган чакта ясалган дигән белгеч фикере белән килешә, бу ике торак пункт арасы — 172 чакрым.
— Белгеч җәрәхәтләр ясалган вакыт аралыгын: Даутовны тоткарлаганнан алып (25 гыйнвар 22:30 сәгатьләрдә) аны Баймак эчке эшләр бүлекчәсенә китергән чакта (26 гыйнварда 01:11 сәгатьтә) булган дип тапкан. Башка вакыт аралыклары төшереп калдырыла. Бу җәрәхәтләр район бүлекчәсендә ясалган була алмый — аны китергән чакта бөтен бүлмәләр ябык булган. Ул анда берничә минут кына тора, чөнки аны Уфага баручы конвой машинасы көткән. Җинаять эшендә булган видеоязмадан Даутовның авыр хәлдә булуы күренә. Ул берничә минут коридорда басып тора, шуннан соң аны бәдрәфкә алып барып киләләр, аннары конвой машинасына утырталар. Анда ул үзен начар хис итүен әйтә, аны кабат бәдрәфкә алып баралар, аннары Уфага алып китәләр, — дип искәртә Васильев.
Адвокат Даутовны Баймактан Уфага алып барганда кыйнамаганнардыр дип саный. Чөнки анда "шаһитлар күп була", ә конвойда — оперлар түгел, гади ППС егетләре була.
Павел Васильев Даутовны кыйнауга нәрсә сәбәп булганын аңлата алмый.
"Бәлки, аның җавапларына ачулары килгәндер. Бөтенләй аңлашылмый ни өчен кыйнаулары", диде ул.
Адвокат шулай ук Даутовны нәрсә белән кыйнауларын да белми:
—Тоткарлаучылар, богаудан башка, безнең резин таяклар да, башка әйберләр дә юк иде ди. Экспертизада ниндидер озынча предмет турында сүз бара. Әмма төгәл җавап бездә юк, — диде Васильев.
Җинаять эше кузгатудан баш тарту турындагы карарда әйтелгәнчә, Росгвардия һәм полиция хезмәткәрләре Даутовта мондый тән җәрәхәтләренең каян килеп чыкканын сөйли алмаган.
"Алар Даутов автобуска кергәндә — тоткага, богау кидергәндә — утыргыч кырыйларына, машина начар юлдан барганда, сикергәндә бәрелгәндер дип уйлый. Хезмәткәрләрнең берсе дә Даутовка максатчан сукмаган", диелгән документта.
"Җинаять эше ачарлык сәбәпләр юк"
2024 елның 24 июнендә Рифат Даутовның үлеме турында җинаять эше ачудан баш тарту турында карар чыга. "Даутовның үлеме җинаять булуын күрсәтүче объектив мәгълүматлар юк", хокук яклау оешмалары хезмәткәрләренең канунга каршы килүче гамәлләре ачыкланмады диелгән карарда.
Адвокат Павель Васильев сүзләренчә, әлеге карар чыгып берничә көн үтүгә Тикшерү комитетының югарырак утырган җитәкчелеге әлеге карарны кире кага һәм материалларны өстәмә тикшерүгә җибәрә. Ул инде узгандыр, "җинаять эшен ачмау турында яңа карар кабул ителгәндер", әмма әлеге документлар әле миңа бирелмәде диде Васильев.
Адвокат әлеге ачыкланмаган әйберләр күп, без бу эшне дәвам итәбез ди.
"Без тикшерү машинасын эшләргә, канун нигезендә эшләргә мәҗбүр итәргә телибез", диде ул.
"Ул гаилә кору, балалар турында хыяллана иде"
Рифат Даутовның туганнары аның турында күп сөйләмәде, чөнки тикшерү бара иде. Соңгы атналарда гына "Idel.Реалии", эш материалларын карап, аның турында күбрәк белә алган.
Рифат Даутов 1987 елның 11 гыйнварында Бөрҗән районы Иске Сөбхангол авылында туа. Аның әти-әнисе Фоат һәм Әнисә Даутовлар Күгәрчен районы Йомагуҗа авылында яши.
9нчы сыйныфны тәмамлагач, Даутов Мәләвездә механика-технология техникумында механика факультетында укый. 2006-2008 елларда Якутиянең Мирный шәһәрендә гаскәрдә хезмәт итә.
Берникадәр вакыт "Башпромгидрострой" оешмасында эшли, ә соңгы елларны Гыдан ярымутравында (Русиянең төньягы) "Велесстрой" ширкәтендә эшли. Вахта арасында Рифат Уфада, Нагаево авылында яши.
— Абыйның гаиләсе юк иде, — дип сөйли тикшерүчеләргә Зәлия Әхмәдиева. — Әмма соңгы вакытта ул Гүзәл исемле кыз белән очрашып йөрде, алар фатир мәсьәләсен хәл итмәкчеләр иде. Белүемчә, мөнәсәбәтләре җитди иде.
Рифат Даутовның йөргән кызы Гүзәл Гобәйдуллина тикшерүчеләр белән сөйләшкәндә егете турында "аралашучан, бик дини иде, догаларны яттан белде, романтик, хезмәт сөючән булды, бөтен кешегә ярдәм итте", дигән.
— Ул бөтен кешегә карата ярдәмчел булды, гел ярдәмгә килә иде, беркемгә юк димәде, — дип яза Рифат Даутовка багышланган Telegram-чатта үзен аның дусты һәм сыйныфташы дип таныштырган кулланучы. — Искиткеч яхшы хәтере бар иде — булган бөтен вакыйгаларны көннәре һәм сәгатьләренә кадәр, кешеләре, аларның исемнәре белән бергә хәтерли — хәтта бу хәлләр бер ел элек булган булса да, хәтта бу кешеләр белән бер генә тапкыр очрашкан булса да. Ул дус та, психолог та иде, тыңлап тора, аңлый, киңәшләр бирә белде, аның киңәшләре чынлап та булыша иде һәм бер миңа гына түгел, — дигән ул.
Адвокат Павел Васильев Зәлия Әхмәдиеваның Рифат Даутов турындагы истәлекләренең бер өлешен "Idel.Реалии"га тапшырган:
"Бәхетем бар икән — шундый абыем булды. Дус кызларым да гел шулай дип торалар иде, чөнки яшь аермабызга (алты яшь) карамастан, без дус булдык. Мин аңа ышана идем, ә ул — миңа. Ул миңа гына шундый мөнәсәбәттә түгел иде — кешеләргә ярдәм итә, аларның хәленә керә белде. Күп кешегә ярдәм итте, башкаларның проблемын хәл итәргә тырышты. Бик юмарт, шат күңелле, укымышлы кеше иде. Искиткеч яхшы хәтерле иде. Бөтен туган көннәрне исендә тота — туганнар белән якыннарныкын гына түгел, хәтта минем сыйныфташларныкын да. Котларга онытма дип, гел хәтерләтә иде. Бик кызганыч, әмма ял итүгә караганда күбрәк эшләде. Яхшы яшәргә, бернигә мохтаҗ булмаска тырышты. Ныклы гаилә кору, балалар үстерү һәм уңайлы йорт турында хыялланды. Аның телефонындагы серсүзендә дә ир-егет исеме иде, ул улын шул исем белән атарга хыялланды. Көндәлек алып барган, анда үзенең уйларын һәм хыялларын язган: өй салырга, өйләнергә, әти булырга, үз эшен ачарга, балалар үсеше үзәге ачарга, матди яктан бәйсез булырга — бу аның ниятләренең бер өлеше генә әле".
Рифат Даутовның көндәлегендә язылганнардан:
"Якынымны сатмам
Беркайчан да, яхшылыкка явызлык белән җавап бирмәм.
Әти-әнигә сүз әйтмәм,
Смайлга беркайчан да хыянәт итмәм (адвокатка әйтүләренчә, Рифат Даутов сеңлесе Зәлия Әхмәдиеваны шулай дип атаган).
Хатынымны мыскыл итмәм...
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!