Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны яклап шәһит китүчеләрне төрле илләрдә ничек искә алдылар

1552 елда Казан ханлыгының Явыз Иван гаскәре тарафыннан яулап алынуы татар милли хәрәкәтендә татар дәүләтчелеген югалту буларак искә алына.

Быел да Казанда Хәтер көнен уздыруга рәсми рөхсәт булмады. Бер төркем активистлар Кол Шәриф мәчетенә һәм Сөембикә манарасы янына шәһит киткәннәр рухына дога кылырга теләсә дә, аларны полиция сагалап торды, кайбер активистларны полиция бүлегенә алып та киттеләр.

Активистлар соңрак Казанның Иске Таш мәчете янында дога кыла алды. Анда Казанны саклап шәһит китүчеләрнең күмәк каберлеге бар дип санала.

Хәтер көнен шулай ук Польша, АКШ, Төркия, Япониядә уздырдылар.

Германиядәге татарлар #1552run дип аталган йөгерү марафоны игълан итте. Анда 55 илдән 94 кеше катнашты.


XS
SM
MD
LG