Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарадагы мәртәбәле күргәзмәдә татар һәм башкорт рәссамнары катнашты

"ArtNouva" — Әнкарада узучы халыкара заманча сәнгать күргәзмәсе. Ул рәссамнар һәм сынчылар катнашында узучы танылган, мәртәбәле чара булып санала. Бу — хосусый күргәзмә. Аны берничә ел элек сәнгатькәр Билгин Айгөл оештыра башлый. Ул ел да уза, әмма соңгы вакытта ул елына икешәр тапкыр оештырылучы чарага әверелде. Бу халык арасында күргәзмәнең популярлыгы турында сөйли. Ике атна дәвамында узган күргәзмәдә меңләгән кеше узды. Керү бушлай түгел. Катнашу да түләүле. Әмма "ArtNouva" рәссамнарга картина һәм кул эшләрен уңышлы сатарга мөмкинлек бирә, яшь рәссамнар үзләрен таныта ала.

Әнкарадагы бу чарада Татарстан белән Башкортстанннан рәссамнар үз картиналарын тәкъдим итте. "ArtNouva" да Төркиядә туып-үсеп яки соңгы елларда монда тормыш итүче татар иҗатчыларының да эшләре белән танышырга мөмкин булды. Татарстаннан күргәзмәгә рәссам Алсу Тимергалина белән Руслан Ибраһимов килгән иде. Ә Идел-Уралдагы иҗатчыларны Төркия тамашачысына таныту эшен Истанбулда яшәүче татар рәссамы Айгөл Отукан оештырды.


дәвам

XS
SM
MD
LG