7 ноябрьдә Истанбулның Рами дәүләт китапханәсендә төрекчә "Tugan Batır ve Ay Işığı Çiçeği" ("Туган батыр һәм Ай чәчәге") китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китапны аның авторы — халык язучысы Зөлфәт Хәким һәм "Туган батыр" брендын булдыручы һәм финанслаучы эшмәкәр Радик Габдрахманов тәкъдим итте. Бу — Туган батыр турында өченче китап.
Истанбулда язучы Зөлфәт Хәкимнең Туган батыр турында китабы белән танышу кичәсе булды

21
Истанбулда яшәүче татар Ләйсән Тапсызның кызы китапны уенда катнашып отты. Кайткач, аны кызыксынып укыячакбыз диделәр.

22
Зөлфәт Хәкимнең имзасы белән китапны алучылар шактый булды. Әмма кичәдә язучының катнашуы алдан әйтелмәвен тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Оештыручылар Зөлфәт Хәкимнең Истанбулга бара алуы соңгы минутларда гына билгеле булды дип аңлатты.