Октябрь азагында Казакъстанның Семей шәһәрендә Халыкара "Көзге Иртыш моңнары" дип аталган татар сәнгате фестиваль-конкурсы узды. Быел ул 25нче тапкыр уздырылды һәм ул Казакъстанда иҗат итүче татар рәссамы Камил Муллашевның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Бу конкурска 34 ел элек нигез салына. Аның уздырылмый калган чаклары да булды, әмма Семей татарлары аны шәһәрнең брендына, мәртәбәле музыкаль чарага әйләндера алды. Чарага нигез салучы һәм аны өстерәп баручы — музыкант, җәмәгать эшлеклесе, Семейдагы татар сәнгать мәктәбен оештыручысы Габделхак Ахунҗанов.
Быелгы фестивальдә 160 кеше катнашкан. Аларның күпчелеге — Казакъстан талантлары. Казан, Мәскәү, Новосибирск, Томск, Кемерово кебек шәһәрләрдән дә катнашу өчен теләк белдерелгән. Биредә катнашучылар берничә номинациядә көч сынаша: вокал, бию, нәфис сүз осталыгы, музыка уен коралы, кул эшләре. Барысының да чыгышларын хөкемдарлар бәяли. Быел Гран-Прига лаек булучы табылмаган.