Татарстанның элекке вице-премьеры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелгән. Аның карточкасы эчке эшләр министрлыгы сайтында бар.
"Бизнес Онлайн" чыганаклары мәгълүматынча, Илнар Фәттаховка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда читтән торып гаепләү белдерелгән.
Тикшерүчеләр белдерүенчә, әлеге җинаять 2013-2016 елларда аның Актаныш районы башкарма комитетын җитәкләгән вакытта кылынган булырга мөмкин.
Куәт оешмалары вәкилләре бу вакытта ул районның транспорт инфраструктурасын төзү белән бәйле дәүләт проекты кысаларында акча бүлгәндә мутлашкан булырга мөмкин.
Ул чорда Актаныш районын Фаил Камаев җитәкләде. Камаевка карата да җинаять эше ачылган, бу атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә белдерелгән гаепләүдә гаебен тулысынча таныган һәм үзенең җинаять эше белән бәйле булмаган яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән.
"Бизнес Онлайн" язуынча, Илнар Фәттахов Русиядә түгел. Әтисен тоткарлау белән ул чит илгә чыгып киткән.
Энгел Фәттахов 21 майда тоткарланды. Фәттахов Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум