Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда патшалык һәм имперчылык алга сөрелә". Казанда Русия императорына беренче һәйкәл кую кемгә кирәк?


Александр I — Путинның сәяси доктринасына туры килүче император, ди белгечләр.

Казан федераль университетында (КФУ) XIX гасыр башында Русия империясе белән идарә иткән император Александр I-гә һәйкәл куелачак. Соңгы бер гасырда Русия императорларына Казанда бер һәйкәл дә куелмады. Бу юлы җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча урыс патшасына сын кую карары кабул ителде. Белгечләр Татарстанда урыс империясе аңын күрсәтү көчәя дип саный.

Александр I-гә бюст уку йортының төп бинасы биләмәләрендәге бакча уртасында урнаштырылачак. Аны Казан университетының 220 еллыгы уңаеннан куярга булганнар. Нәкъ менә Александр I фәрманы белән уку йорты ачылган. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 22 ноябрьгә билгеләнгән. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр. Дәүләт сатып алулар сайтындагы белешмәләргә күрә, Александр I-гә бюст кую өчен университет 1,3 млн сум тоткан.

Казанда бервакытта да яңа тарихта самодержавие символлары, аларның патшаларына бәйле һәйкәлләр булмады һәм куелмады. Бары 1895 елда Казан Кирмәне янында Александр IIгә һәйкәл куела. Аңа аны крепостной хокукын бетергән өчен куйган булалар. Әмма 1918 елда һәйкәлне большевиклар җимерә. Хәзерге вакытта бу урыннан ерак түгел генә татар шагыйре Муса Җәлилгә куелган һәйкәл тора.

Башка бер императорга һәйкәл кую турында Казанда бер гасырдан соң гына уйлана башладылар. 2005 елда Казанның меңъеллыгына багышлап "Боҗра" ("Кольцо") янында Петр Iгә һәйкәл куясылар иде. Тик татар җәмәгатьчелеге каршы чыкты. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге активистлары пикетка чыкты һәм 7 меңнән артык имза җыйды. Милли хәрәкәт вәкилләре Петр I-не "татар халкының рухи геноцид атасы" дип атады. Нәтиҗәдә ул урынга тарихчы Лев Гумилевка һәйкәл куелды.

2016 елда Казанның Кабан күлендә Әби патшага (Екатерина II) да һәйкәл куярга теләделәр. ТИҮ пикетка чыгып, Әби-патшага һәйкәл Казанга бөтенләй куелмаска тиеш диде. Активистлар урыс патшабикәсе нугайларга каршы геноцид уздырган, кырымтатарларны Кырымнан куган, "Русия империясе — халыкларның төрмәсе булган", дип белдерде.

Дөнья татар яшләре форумы һәйкәлгә каршы чыкты. Нәтиҗәдә, Казанда Әби патшага һәйкәл пәйда булмады.

2023 елның октябрь аенда "Алабуга Политех" уку йортында Сталин сыны куйганнар иде.

БЕЛЕШМӘ:

Александр I (1777–1825) — Русия империясе императоры, 1801-1825 елларда идарә иткән.

Идарә итүнең башлангыч чорында ул либераль реформалар кабул иткән дип санала. Аерым алганда, иператор сенат эшчәнлеген киңәйткән, министрлыклар системын булдырган. Мәгариф тармагында реформалар башкарган, шул исәптән 1804 елда Казан университеты ачкан. Крепостнойлыкны чикләү омтылышын алып барган.

1812 елгы Наполеон сугышында җиңә. Анда 6 меңнән күбрәк татар катнашкан дип санала. Аерым алганда, 1812 елда Наполеонга каршы сугышта нагайбәкләр дә катнашкан, бу вакыйга хәзерге районның авылларына атамалар бирүгә дә сәбәп булган.

Сугыштан соң, реформалар туктатыла.

"Хәзер көрәшерлек җәмәгатьчелек кайда соң?"

Моңа кадәр Русия императорларына һәйкәл куюга җәмәгатьчелек каршы чыкса, бу юлы — ләм-мим. Дөрес, Александр I-гә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар.

Хәзер көрәшерлек җәмәгатьчелек кайда соң?

— Без Петр I-гә, Екатерина II-гә һәйкәл куйдыртмадык. Хәзер көрәшерлек җәмәгатьчелек кайда соң? Мин үзем Төркиядә. Әмма белдерү белән чыгачакмын, — диде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Аның фикеренчә, Александр I-гә һәйкәлне кую артында Мәскәү түгел, Казан тора.

— Казан университетының ректоры бөек галим Лобачевский булган. Хәзер данлыклы һәм шөһрәтле уку йорты башында надан юрист Ленар Сафинны куйганнар. Менә Путин һәм Медведев кебек һуманитар кешеләр дә безне упкынга алып бара. Миңнеханов та, Сафин да — Путинның көчекләре. Алар аның авызына карап кына торалар. Аңа ярар өчен шундый гамәлләр кылына, — ди ул.

"Бу — Мәскәү сәясәте, әмма Александр I-нең татарга әллә ни файдасы булмаган"

Сәясәт белгече Руслан Айсин Казанда Александр I-гә һәйкәл кую артында Мәскәүнең махсус сәясәте ята дип саный. Аныңча, Татарстанның КФУга йогынтысы зур түгел.

— Урыс патшаларына һәйкәл кую — империалистик сәясәткә, ә Александр I шәхесе — Путинның сәяси доктринасына туры килә, — ди Айсин. — Ул Русия патриотлары өчен Наполеонны тар-мар иткән, Берлин һәм Парижга кергән мәртәбәле патша буларак кабул ителә. Йомшак булса да, урыс коралын дан итүче бер патша. Татарстанда да патшалык һәм имперчылык алга сөрелә.

Айсин фикеренчә, Александр I-дән татар җәмгыяте өчен артык файда булмаган. Казан университетының идеясы — империя яулап алган яңа җирлекләргә бюрократларны әзерләү, чөнки хакимияткә Урта Азия, Кавказ халыклары белән идарә итүче белемле кешеләр кирәк булган.

Беренче вакытта татарларны уку йортына кертмәгәннәр

— Университетның ачылышы татарга берничек тә кагылмаган. Беренче вакытта татарларны уку йортына кертмәгәннәр. Шуннан соң гына аларга ирекле тыңлаучы буларак университетка керергә рөхсәт иткәннәр. Александр I-нең татарга әллә ни файдасы булмаган.

Моннан тыш, Александр I вакытында татар файдасына булмаган карарлар кабул ителә, дип өсти Руслан Айсин. Аеруча, Наполеон сугышында татарларның көчен кулланганнан соң, ул татар-мөселман, украин, Польшадагы милли хәрәкәтләргә каршы торырга кушкан. Чөнки Русиягә кайткан хәрбиләр Европадагы тәртипләрне һәм ирекне күреп, аны үз җирләрендә булдырырга теләгән. Шуның нәтиҗәсендә 1925 елда декабристлар күтәрелеше була.

"Бу Татарстанда империя аңын күрсәтү"

Тарихчы Дамир Исхаков Бизнес" Online"га сөйләвенчә, бүген КФУда Александр I, Конфуций сыннар куелган вакытта татар галимнәренә урнаштырылган бер һәйкәл дә юк.

— Университет Шиһабетдин Мәрҗани кебек күп кенә татар шәхесләре белән тыгыз бәйләнгән булган. Әмма нигәдер аңа (университет территориясендә) һәйкәл куелмаган. Шуңа күрә уку йорты җитәкчелегенең бу адымын мин Татарстанда империя аңын күрсәтү дип саныйм һәм хупламыйм, — дип белдерде ул.

Татарстан дәүләт заказы агентлыгы баш мөдире Яков Геллер Бизнес"Online"га әйтүенчә, һәйкәл кую сәяси мәсьәлә булып кала.

— Бу тулысынча сәяси мәсьәлә. Бер яктан, мин Мәскәү олысының Казан ханлыгына буйсынуы символы итеп Александр Невскийга һәйкәл куяр идем. Ләкин сәяси яктан бу дөрес булмаячак. Икенче яктан, Русиянең буйсындыру һәм киңәю символы буларак Явыз Иванга һәйкәл куярга мөмкин. Әмма милли күзлектән караганда, бу... Аңлагыз, минем фикерләрем сәяси вәзгыять белән туры килми, — диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG