Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Идел-Урал төбәге әдипләре турында китапның өченче өлеше чыкты


Роза Корбан
Роза Корбан

Китапта Идел-Урал төбәгендә яшәгән, иҗат иткән 26 зыялысы турында мәгълүмат тупланган.

Әлеге китапны Төркиянең "Ата йорт" нәшрияты чыгарган. Аның авторы — җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан. 352 битле китап бер мең тираж белән басылган. Китапта татар һәм башкорт язучылары, шагыйрьләре, галимнәре турында язылган. Барлыгы 26 шәхес турында мәгълүмат урнаштырылган. Китап төрекчә язылган һәм басылган.

"Идел-Урал әдипләре" китабының өченче өлешендә шагыйрь Габдулла Тукай, тарихчы, тюрколог Хөсәин Фәизханов, язучы Муса Акъегет, язучылар Нәҗип Думави, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, галим Ибраһим Нуруллин, артист Сабир Өметбаев, язучылар Зәки Зәйнуллин, Равил Фәйзуллин, Вахит Имамов һәм башкалар турында язылган.

— Китапка нинди шәхесләр, нинди принциптан чыгып туплана дисәгез, шәхселәрнең юбилей даталары бар икән, алар хакында язам. Минем өчен Төркиядәге укучыларга Идел-Уралдагы татар белән башкорт зыялылары турында сөйләү, аларны таныту мөһим. Китапта Төркиядә танылган һәм бер дә таныш булмаган шәхесләр дә бар. Мәсәлән, Абдулкадыйр Инан. Төркиядә аны беләләр, бу — Төркиягә килеп зур дәрәҗәләргә ия булган башкорт галиме. Яки Мөхәррәм Фәйзи Тогай. Ул — кырымтатар, Кырымда берара мәгариф башлыгы булып эшләгән, Төркиягә килеп милли үзәкләр ачкан, журналлар чыгарган, анда татарлар турында күп язган шәхес.

Китабымда хатын-кызларга да урын бирәм. Мәсәлән, китапның өченче өлешендә Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, галимә Адилә Айдә турында яздым. Ул — Садри Максудиның кызы. Шулай ук Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатай, Казан университетында гомер буена укыткан Фәһимә Хисамова турында мәгълүмат урнаштырылды, — диа сөйләде Азатлык Радиосына Роза Корбан.

Китапның бәясе якынча 620 сум. "Идел-Урал әдипләре" китабының беренче өлеше 2022 елда чыкты, анда 20 татар-башкорт әдибе турында язылган. 2023 елда чыккан китапның икенче өлешендә 21 шәхес турында мәгълүмат урнаштырылган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG