Үзбәкстанда мәхкәмә, Русия армиясе белән килешү төзеп, Украинадагы сугышта катнашкан ил ватандашын дүрт ел вә ике айга ирегеннән мәхрүм итте. Үзбәкстан Җинаять кодексы ватандашларын чит илләрнең армияләрендә һәм башка куәт оешмаларында хезмәт итүне тыя.
Исеме әйтелмәгән 39 яшьлек үзбәк кешесе килешүне 2023 елның июнендә Мәскәүдә имзалаган. Ул Русиягә вакытлы эш эзләп килгән булган, дип яза "Газета.uz".
Килешүдә аңа ай саен 450 мең сум акча түләнәчәге язылган булган, әмма мәхкәмәгә тартылучының сүзләренә караганда, ул бары тик ике тапкыр 150 мең сум акча алган, шуннан соң түләүләр тукталган.
Үзбәк ир-аты Шахтерски вә Бахмут сугышларында катнашкан һәм аның сүзләренчә, "уннан артык украин солдатын үтергән". 2023 елның декабрендә ул Үзбәкстанга кайтып, үз теләге белән тәртип саклау оешмасына килгән. Мәхкәмә аның бу гамәлен җәзаны йомшарту чарасы буларак исәпкә алган.
2023 елның май аенда Путин Русия гаскәре белән контракт имзалаган чит ил кешеләренә җиңел юл белән ватандашлык алырга рөхсәт итте. Документ текстыннан күренгәнчә, Украинада сугыш барганда хәрби хезмәткә бер еллык контракт төзегән чит ил ватандашлары һәм ватадашлыгы булмаган затлар, Русия ватандашлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак. Шулай ук бу аларның гаилә әгъзаларына да кагылачак.
- Элегрәк чит ил ватандашларына иң кыска контракт – биш еллык иде, Русия ватандашлыгын алу өчен кимендә өч ел хезмәт итәргә кирәк булды.
- Русия хөкүмәтенең мондый үзгәрешләре ил гаскәренә эшче мигрантларны, беренче чиратта Урта Азия вәкилләрен күпләп җәлеп итү өчен кирәк булуы бар.
- Миграция хезмәтләрендә, тулай торакларда, мәчетләрдә һәм урамнарда агитаторларның контракт белән хәрби хезмәткә барырга чакырган кәгазьләр таратуы очраклары булды. Хәрби хезмәткә барам дип килешү имзалаучыларга Русия ватандашлыгы һәм югары хезмәт хакы вәгъдә иттеләр.
- Мәскәү Русия ватандашлыгы булган Үзәк Азия вәкилләрен фронтта Украинага һөҗүм иткәннән соң беренче көннәрдә үк кулланды. Әмма элек бу нигездә профессионал хәрбиләр иде, алар кагыйдә буларак Русия гаскәрендә яки аның чит илләрдәге базаларында хезмәт иткән кешеләр.
- Шул ук вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләре, әйтик Кыргызстан, Таҗыкстан һәм Үзбәкстан хакимиятләре Русиядә эшләүче ватандашларын саклану министрлыгы белән контракт төземәгез дип кисәтеп куйды. Бу илләрдә мондый очраклар "Яллану" дигән җинаять кодексына туры килә һәм аның өчен 10-15 елга иректән мәхрүм итәләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум