"Кырым мөселманнары эше"нең беренче Бакчасарай төркеменнән Ремзи Меметов, Рустем Абильтаров һәм Зеври Абсеитов иреккә чыкты. Алар Ставропольнең 1нче колониясендә тотылды.
"Шушы вакыт эчендә миңа теләктәшлек күрсәткән үземнең халкыма, каһарман халкыма рәхмәт сүзләре табып бетерә алмыйм", диде Меметов азат ителгәч.
Бакчасарай төркемендә дүрт кеше иде, 17 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Энвер Мамутов төрмәдә кала.
Дүрт кырымтатарны 2016 елның маенда тоткарладылар. Аларны "Хиз бут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләделәр.
2018 елда Зеври Абсеитов, Ремзи Меметов һәм Рустем Абильтаров 9 ел кырыс шартлы колониягә, "Хизб ут-Тәхрир"не оештыручы дип гаепләнгән Энвер Мамутов 17 елга хөкем ителде.
Белешмә: Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум