11 мартта Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә АКШ һәм Украина арасында югары дәрәҗәдә сөйләшүләр узды. Ике илнең рәсми затлары Русиянең Украинага каршы сугышын туктату юлларын тикшерде.
Сөйләшүләр тугыз сәгатькә сузылды.
Ике илнең бердәм белдерүендә әйтелгәнчә, Киев Русия белән атышларны 30 көнгә туктатып торырга ризалашкан. Моның өчен АКШ хәрби ярдәм күрсәтүне һәм күзләү мәгълүматларын уртаклашуны торгызачак.
Украина президенты Владимир Зеленский атышларны туктату тәкъдиме һава киңлеге яки диңгезгә генә карамый, шулай ук фронт сызыгына да кагыла дип белдерде.
Тарафлар шулай ук сирәк очрый торган металлар турында килешүгә кыска вакыт эчендә ирешергә сүз куешкан.
Делегацияләр сөйләшү төркемнәрен тиз арада төзеп, "Украинаның озын гомерле иминлеген тәэмин итүче ныклы тынычлык" урнаштыру өчен тиз арада консультацияләр башларга килешкән.
Белдерүдә язылганча, Кушма Штатлар бу тәкъдимнәрне Русиягә җиткерәчәк.
Хәзер "туп Русия ягында" диде АКШ дәүләт секретаре Җиддәдәге сөйләшүләрдә катнашкан Марко Рубио.
"Без бу тәкъдимне Русия ягына тапшырачакбыз һәм аларның тынычлыкка "әйе" дип әйтүләренә өметләнәбез", диде Рубио.
АКШ президенты Дональд Трамп: "Русия атышларны туктатуга ризалашыр дип ышанам", дип белдерде. Моннан тыш, Трамп Владимир Зеленскийны янә Ак йортка чакырырга әзермен диде.
Тармп сүзләренчә, атышларны туктату турында АКШ һәм Русия арасындагы сөйләшүләр 11 яки 12 мартта узачак. Шулай ук ул бу атнада Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшергә җыенуын әйтте.
АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Майк Уолтц очрашуда Украина делегациясе низагны туктатуга бәйле конкрет тәкъдимнәр күрсәтте диде. Ул шулай ук алдагы көннәрдә Русия вәкиле белән сөйләшәчәген җиткерде.
Делегацияләр, моннан тыш, һуманитар көчнең мөһимлеге турында да фикер алышкан: әсирләр алмашы, тоткарланган гади кешеләрне азат итү, украин балаларын ватаннарына кайтару.
Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова алдагы берничә көндә Мәскәү АКШ вәкилләре белән сөйләшүләр була ала дип белдерде.
Сөйләшүләр алдыннан Украина Русиягә 300дән артык дрон җибәрде. Бу ике ел арасындагы сугыш тарихында Русиягә иң зур һөҗүм булды. Дроннар төнлә Мәскәү өлкәсенә һәм Русиянең башка төбәкләренә һөҗүм итте, нәтиҗәдә өч кеше һәлак булды.
Әлеге сөйләшүләр АКШ президенты Дональд Трамп белән Украина президенты Владимир Зеленскийның Ак йортта булган бәхәсле очрашуннан ун көн үткәч узды. Ул очрашу ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырды. Зеленскийның Украинаның утны туктатуга әзер булмавы турында белдерүе һәм Вашингтоннан иминлек гарантияләре соравы Трампның ачуын китерде.
Шуннан соң Вашингтон Украинага хәрби ярдәмне туктатты һәм сугыш мәйданында күзләү мәгълүматларын алмашуны чикләде.
Сөйләшүләрнең беренче өлеше дүрт сәгатьтән артык барды. Тәнәфес вакытында Украина делегациясе җитәкчесе, Зеленский офисы башлыгы Андрей Ермак журналистларга "эш дәвам итә" дип белдерде.
АКШның дәүләт иминлеге киңәшчесе Майк Уолц сөйләшүләр ничек бара дигән сорауга, "максатыбызга якынлашабыз", — дип кыска тотты.
Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига сөйләшүләрне "конструктив атмосферада" дип бәяләде.
Сөйләшүләр тәнәфестән соң янә башланды һәм кичкә кадәр дәвам итте.
АКШ һәм Украина делегацияләре сөйләшүләре алдыннан Ермакның Guardian газетасында мәкаләсе басылды. "Русия минем илдә алып барган өч ел дәвам иткән сугышта атышларны туктатуга моңарчы беркайчан да бу кадәр якын булмаган идек", дип язды ул.
Ермак мәкаләдә "Украинада утны дипломатик алымнар белән генә туктатып булмаячак", "сугышны яңаңан башлау кыйммәткә төшсен өчен Русиягә сәяси һәм финанс басым ясауны да карарга кирәк", диде.
Украина парламентындагы тышкы эшләр комитеты рәисе Александр Мережко Радио Свободага әлеге очрашуны "Трампның яңа администрациясе белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендәге беренче адым" дип бәяләде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум