Вашингтондагы Федераль мәхкәмә (Колумбия бүлгесе) Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) АКШның Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) гамәлләренә карата мөрәҗәгатен канәгатьләндерде.
Мәхкәмә төп шикаятьне караганчы агентлык Азатлык Радиосын ябуга китерә алган гамәлләр кылмаска тиеш дип белдерде.
Төп шикаять апрель урталарында каралыр дип көтелә.
Хөкемдар Ройс Ламбертның карары 10 биттән тора. "USAGM җитәкчелеге бер җөмлә белән, бернинди нигезсез RFE/RL-ның эчшәнлеген туктата алмый, хәтта моны президент кушса да", дигән хөкемдар.
Берничә атнадан каралырга тиеш тулы шикаять RFE/RL АКШ Конгрессының 2025 финанс елына (30 сентябрьгә кадәр) бүлгән грантын тулысынча алу турында. Үзенең вазифасын USAGM-ның өлкән киңәшчесе дип атаган Кэри Лейк Радиога грантны бирүне тулысынча туктату турында хат җибәргән иде.
"Без хөкемдар Ламбертның USAGMга Конгресс ихтыярына каршы килергә юл куймаган карарын югары бәялибез. Безнең позицияне киләчәктә дә яклауны түземсезләнеп көтәбез. Конгресс безгә финанс елы ахырына кадәр бүлгән акчаны бирүдән баш тарту конституциягә каршы килә", диде RFE/RL президенты Стивен Капус.
Кичә АКШның Глобаль медиалар агентлыгы Азат Европа/ Азатлык Радиосына Конгресс тарафыннан бүленеп биргән акчаларның бер өлешен күчерергә ризалашты.
24 мартта кабул ителгән әлеге карар нигезендә Азатлык Радиосы 7,46 млн доллар алачак. Бу акчага 1-14 март эшчәнлеге финансланырга тиеш иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум