Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчы Айдар Ногманов вафат


Айдар Ногманов (1965-2025)
Айдар Ногманов (1965-2025)

Аңа бүген 60 яшь тулган иде.

Бүген, 28 мартта тарих фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире Айдар Ногманов вафат булган.

Бу хакта институт сайтында хәбәр ителә. Аңа бүген 60 яшь тулган иде.

Айдар Ногманов 1965 елның 28 мартында Свердлау өлкәсе Кировоградски шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Ул Русия империясендә татарларның хокуклары һәм мөселманнарга карата дини сәясәт тарихын өйрәнүгә зур өлеште кертте.

Айдар Ногманов Казанның Яңа бистә зираты тарихын өйрәнде, каберләрнең каталогын булдырды. "Яңа бистә зираты" ("Ново-татарское кладбище") дип аталган китап чыгарды. "Яңа бистә зираты дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш", дигән иде Азатлык Радиосына 2021 елда чыккан әңгәмәдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG