12 март сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, интеллектуал, Төркиянең республика буларак барлыкка килүендә актив эшчәнлек алып барган Йосыф Акчураның вафат булуына 90 ел тулды. Ул Төркиядә иң танылган татарларының берсе булып санала. Ни өчен? Бу татар Төркиягә нинди файда китергән? Бүген без аның биографиясеннән мөһим фактларны барлыйбыз. Бу эштә безгә профессор, Йосыф Акчураны аркылы буйга өйрәнгән тарихчы Исмаил Төркоглы ярдәм итте.
Йосыф Акчура Төркиянең латин имлясын уйлап табучымы?
Төркия республикасы барлыкка килгәч, яңа имля булдырыла. Моңа кадәр гарәп хәрефләрен куллану тыела, латин имлясы кабул ителә. Әмма аңа кадәр төрек теле өчен уңайлы хәрефләр табарга кирәк була. Йосыф Акчураның бу эштә катнашкан дигән фикерләр бар. Тарихчы Исмаил Төркоглы Йосыф Акчура имля комиссиясендә булмаса да, аның үз проекты була, ди.
— Латин имлясын кулланышка кертү эше белән Ататөрек (Мостафа Кәмәл — Төркиянең беренче президенты) шөгыльләнә, аны үз контролендә тота. Йосыф Акчура имляны уйлап табучылар комиссиясендә булганы билгеле түгел. Әмма ул үзенең проектын ясаган, тик бу хакта күп мәгълүмат юк. Йосыф Акчура Франциядә белем алган шәхес, димәк латин имлясын кулланган. Русия империясендә туган татар мөселман интеллектуал буларак кирил һәм гарәп графикаларын да белгән. Татар телен дә, төрек телән дә белә. Бик шәп белгеч бит! Минемчә, бу эштә аның белеме кулланылган, — диде ул.
Ататөрек белән мөнәсәбәтләре нинди була?
Йосыф Акчура Төркиядәге иң танылган татарларның берсе була. Ул Төркиянең икенче Милли мәҗлес— парламентында депутат була. Төркия республикасын булдыруга, аякка басуына мөһим өлеш керткән шәхес. Ататөрек Акчура белән якын таныш буламы? Тарихчы әйе һәм Төркия президенты татарның киңәшләренә колак салган дип сөйли.
— Шуны әйтергә кирәк: Акчура Ататөрек белән якын аралашкан, президент аны хөрмәт иткән, киңәшләренә колак салган. Ә менә Зәки Вәлиди белән ул бер дә очрашмаган. Әнкарада яшәгән чакта Мостафа Кәмәл белән Йосыф Акчура бер-берсе белән берничә тапкыр очраша. Ататөрек гыйлем кешеләре белән аралашырга яраткан, алардан фикерләр туплаган. Мәсәлән, тарихчыларның конгрессы уза, ул бер атна дәвам итә, президент бер атна шул эштә катнашкан. Акчура да анда була.
Күпләр Ататөрекнең җәелеп китеп рәхәтләнеп сөйләшкән кешесен Акчура була дип яза. Президент белән сөйләшү авыр бит. Ни өчен? Йосыф Акчура берни көтми презилденттан, өмет итми, ничек бар, шулай тота үзен.
Аның вафат булганда бер өе генә була. Гәрчә ул Төркиянең Милли мәҗлес депутаты! Истанбул университетының профессоры! Акча казанырга тиеш бер уйласаң, әмма ул матдилеккә исе китмәгән. Игътибар итмәгән ул, ул идея кешесе була. Интеллектуал. Аннары ул акчаны тота да белмәгән. Менә әлеге депутатларны карагыз, өй өстенә өй, акча җыялар да җыялар. Балаларына мөлкәт калдырмаган, әмма балаларына белем бирәләр. Тәрбия бирәләр.
Акчура— өч чорның кешесе. Ул Русия имприясендә туган һәм яшәгән кеше, ул Госманлы империясен күргән кеше һәм Европаны да белгән кеше. Ул яшәгән чорының тарихларын яхшы белгән. Аның ике томлык сәяси тарих дигән китаплары бар, 1848 елдан башлап Русия, Европалагы сугышлар, инкыйлаблар, Беренче дөнья сугышы турында мөһим мәгълүматлар бар. Шәп китап. Ататөрек аны бик ихтирам иткән, — ди ул.
Йосыф Акчура депутат буларак нишләгән?
Ул 1922 елдан 1935 елга кадәр депутат була. Аның иң мөһим эшләренең берсе — Алтын Халич култыгын пычрактан чистарту. Аны чистарту проектын беренче булып Йосыф Акчура әзерли. Истанбулның иң авыр проблемы - су. Култыкка чүп җыелган, сасы ис таралган. Экологик каза булмасын өчен аны чистарту кирәк була. Моны дәүләт програмы итәргә кирәк була. Йосыф Акчура аның юлларын булдыра, канун буларак яза. Тагын ниләр эшләгән? Исмаил Төркоглы Акчура төрекләргә хезмәт кодексын эшләп бирә һәм тарих дәресләкләрен нәшер итә, диде.
— Акчураның икенче зур эше — хезмәт канунын язу. Ул эшчеләрнең хокуклары турында канунны беренче булып яза. Төркиядә бу канун әле дә гамәлдә, билгеле, ул үзгәртелде, камилләштерелде. Тик аның нигезен Акчура яза.
Тагын бер зур хезмәте — ул Төркиянең тарих җәмгыятен төзүе. Иң зур җәмгыять ул. Акчура аның беренче президенты була. Акчура тарих китапларын әзерләү өчен күп өлеш керткән кеше. Төрекләр өчен мәктәп өчен тарих китаплары яңадан языла, Төркия, төрекләр турында тарихи әсбәплар Йосыф Акчураның кул астындагы җитәкчелектә барлыкка килә. Китапларның мөхәрирре Йосыф Акчура була. Бу эштә Садри Максуди да була.
Әнкара, Истанбул университетларында тарих дәресләрен укыта. Аны шәп лектор дип искә алалар, — ди ул.
Ул ничек үлә?
Йосыф Акчураның сәламәтлеге шәптән булмаган. Балалары тугач та мин үлсәм, бу балалар кемгә калыр дип борчылган. Эшсез калырмын дип тә борчылган, ди профессор.
— Парламент утырышларыннан соң кайтып дуслар җыелышкач, Йосыф Акчурадан ник чыгып сөйләмәдең дип сорыйлар. Ул сыртына күрсәтеп, ике балам бар бит дигән.
Акчураның Истанбулның Кадыкөй районындангы Хәйдәрпаша станциясе янында йөрәге тота, шунда егылып үлә. Янында кечкенә улы була. Полиция йөгерешә башлый, депутат кеше бит! Әмма ярдәм итә алмыйлар.
Ул Истанбулның Азия ягында яши, аның җәсәден зур көймә белән Европа ягына алып чыгалар. Баязит мәчетендә җеназа намазын укыйлар. Аннары җәяү, 5 чакрым ераклыкта урнашкан Әдирнәкапы дигән зиратка алмаш-тилмәш күтәреп алып баралар. Ни өчен Әдирнәкапы? Ул вакытта ул - популяр зират була. Билгеле шәхесләрне шунда җирләгәннәр, Казандагы Татар зираты кебек урын. Гаяз Исхакый җеназага кайтып җитә алмый. Япония якларында була ул. Ул ике елдан кайткач, татарларны җыя, кабер ташы турында сүз күтәрә. Туган якны, мәмләкәтне сөю, сагыну буларак Сөембикә манарысын кую карарына киләләр. Татарлар моңа үзара акча җыя да куя.
Йосыф Акчура Гаяз Исхакый белән Садри Максуди белән ник дус була. Әмма вафатыннан соң бер генә мәкалә дә язылмаган, сакланмаган. Әмма 1935 елда Гаяз Исхакый "Яңа милли юл" газетасыныэ санын тулысынча Йосыф Акчурага багышлый. Гаяз Исхакыйның васыяте була — вафатымнан соң мине Йосыф Акчура янында җирләгез ди ул. Якында ук урын табылмаса да, Гаяз Исхакыйның кабере Йосыф Акчурага якын җирдә урнаштырыла, — дип сөйләде тарихчы.
Акчура — Төркиядә иң уңышлы медиа булдырган татар
Төркиядә 1912 елдан бирле әлегәчә нәшер ителгән "Төрек йорты" дип исемләнгән журнал чыга. Аны Йосыф Акчура оештыра, ул татарларның акчасына чыга башлый. Ничек итеп?
— Оренбурдагы меценатлар Хөсәиновларның Истанбулда татар стулентлары яши торган, Хаҗга бара торган татар хаҗилар тукталырлык йорт төзү теләге барлыкка килә. Йосыф Акчурага мөрәҗәгать итәләр. Әмма бу проект барып чыкмый. Акчура булган акчага журнал оештыра. Бу медиа вакытында авторларга иң яхшы гонорар түли. Саннарында Төркиянең иң мәшһүр язучыларның, фикер ияләренең мәкаләләре басылган, иң популяр журнал була. Барысы да аны егылып укый. Барысы да басылырга теләк белән чират торга. Уйлап карагыз, ул һаман да нәшер ителә. Аңа Йосыф Акчура оештыручысы дип язылган.
Нинди кеше була ул?
— Кыска гына әйткәндә, чиста кеше, аның начарлыгы турында берсе берни язмаган, әйтмәгән. Эш сөяр шәхес. Укырга ярата торган, тырыш кеше дип бәяләгәннәр. Гел белем эстәү юнәлешендә булган. Бай гаиләдән булуы тәэсир иткәнме, әмма вәкарьлеген дә әйтергә кирәк, үзенә бәя бирә белгән.
Татарстанда Йосыф Акчура турында бер истәлекле урын юк, кызганычка. Урам, һәйкәл, мәйдан, мәктәпкә исем бирү мөмкинлеге бар, әмма бу эш белән йөрүче юк, хәзер мөмкин дә түгелдер.
Йосыф Акчураның мирасы, китаплары, хатлары, шәхси әйберләре сакланмаган. Йосыф Акчура вафат булгач, ул Әнкарада яшәгән фатирыннан бөтен документларны, китапларны җыеп алып китәләр. Бу эшне ул вакытта демократ фирканең депутаты, соңыннан 1950-1960 елларда Төркиянең премьер-министры урынбасары Самет Агаоглы башкара. Әмма соңынннан ул Акчураның язма мирасын алдык, тик алар югалды дип әйтә. Янганмы алар, әллә берәр складта ятамы — белмибез. Ничек югалтканнар аны, башка сыймый. Бәлки, кемнеңдер кулындадыр алар, бәлки, кайчандыр табылыр да алар, — диде галим.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум