Accessibility links

 
Уфадагы шифаханәнең бер өлешен Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр
Кайнар хәбәр

Уфадагы шифаханәнең бер өлешен Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр


Радий Хәбиров Владимир Путин белән очрашуда, 2021 ел
Радий Хәбиров Владимир Путин белән очрашуда, 2021 ел

"Зеленая роща" шифаханәсенең 75%ын Украинадагы сугышта катнашучыларга тапшырачаклар.

Уфаның танылган "Зеленая роща" шифаханәсенең бер өлешен Украинадагы сугыштан кайтучыларны тернәкләндерү үзәгенә әйләндерәчәкләр. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерүенә сылтанып "Башинформ" яза.

Хәбиров сүзләренчә, "яңаны өлгертә алмыйбыз", шуңа күрә шифаханәнең бер өлешен үзгәртергә кирәк булачак.

— Ачыктан-ачык әйтәм: без беркемнән дә берни дә тартып алмыйбыз, — диде башлык һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларынна соң тернәкләндерү бинасын бүген 25%ка гына тулы дип өстәде. 75%ын Украинадагы сугышта катнашучыларга тапшырачаклар.

Башкортстан башлыгы мин инде акча таптым (50 млн сум) диде, әмма төзелеш өчен кем түләгәнен әйтмәде.

— Аны өч-дүрт айдан ачарга кирәк булачак. Ягъни безнең сугышчылар кайтуга әзер, заманча таләпләргә туры килгән үзәк булырга тиеш, — диде Хәбиров.

27 мартта Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров 2024 елда Украинадагы сугышкан кешеләр һәм аларның гаиләләренә барлыгы 13,4 млрд сум акча бүленде дип белдерде.

Азатлык Радиосы исәпләүләренә караганда, Башкортстаннан Украинадагы сугышта кимендә 5 109 кеше һәлак булган. Республика ачыкланган үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG