Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт милли хәрәкте активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның урыс телендә чыккан "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабын "экстремистик материал" дип таныган. Китапны экстермистик дип тануны һәм аны тыюны сорап республика прокуроры мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә сайтында күренгәнчә, прокурор соравын канәгатьләндерү карары 3 апрельдә чыккан.
Башкортстан прокуратурасының административ дәгъва гаризасы (Азатлык радиосында аның күчерелмәсе бар) Югары мәхкәмәгә декабрь ахырында җибәрелгән. Документта прокуратура китап текстына ясалган лингвистик тикшеренүгә сылтана. Бу тикшеренүне узган елның ноябрендә Уфа фән һәм технология университетының халыкара һәм интеграцион хокук кафедрасы доценты Розалия Йосыпова уздырган.
Тикшеренүдә әйтелгәнчә, Габбасов китабында "милләт ягыннан (башкортлар — үзебезнекеләр һәм урыслар — читләр); дини яктан (мөселманнар — үзебезнекеләр һәм мөселман булмаучылар — читләр); социаль яктан (башкорт халкы — үзебезнекеләр һәм Русия дәүләт хакимияте — читләр) дошманлык яки нәфрәт уяту билгеләре табылган.
Шулай ук Йосыпова китапта "Русия дәүләт хакимияте оешмаларын тискәре бәяләү билгеләре бар" дип тапкан.
"Автор Башкортстанда яшәүчеләрне Русия Федерациясеннән чыгарга, сәяси бәйсезлек алырга турыдан-туры чакыра", дип, прокуратура тикшеренүдән өземтә китерә .
Руслан Габбасовның "Башкорт милләтчесе язмалары. Күк бүре" китабы 2024 елның гыйнварында чыкты.
Ул бу китапта башкорт милләтчеләренең "Күк бүре" оешмасы, аның "оешуы, чәчәк атуы, сәяси эшчәнлеге" турында һәм Башкортстан республикасының беренче президенты Мортаза Рәхимов чоры беткәннән соң булган сәяси вакыйгалар" турында сөйләнә, дип аңлатты.
- Руслан Габбасов 2021 елның көзендә Русиядән китте. 2023 елда аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата былтыр "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
- Былтыр февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
- 2023 елның мартында үзенең фикердәшләре белән бергә Габбасов "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" корды. 2025 елның гыйнварында Русия Федерелаль иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" бүлекчәләре дип санап 172 оешманы кертте. Анда "Башкорт милли-сәяси үзәге" (БашНацПолит) һәм "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" да бар.
- Габбасов Русиянең "террорчы" оешмалар исемлегенә башкорт хәрәкәтләре керүен Путин хакимияте милли-азатлык хәрәкәтләреннән куркуын күрсәтә, дип аңлатты.
- Руслан Габбасов "Баймак эше"ндә дә гаепләнә. Аны Баймактагы "киңкүләм тәртипсезлекләрне" оештыруда гаеплиләр. 24 гыйнварда активистны халыкара эзләүгә бирделәр. 26 гыйнварда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе хөкемдары Наталья Дударь Габбасовны Русиягә тапшыргач яки аны Русиядә тоткарлагач та ике айга кулга алу турында читтән торып карар чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум