Азатлык Радиосы "Сугышта үлүчеләр" проекты кысаларында Башкортстанның Бөре районыннан тагын 29 хәрби үлемен ачыклый алды.
27 февраль көнне Бөре районында ел нәтиҗәләрен барлау вакытында сугышта һәлак булган район кешеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул вакытта экранда аларның исемнәре язылган видео күрсәтелде. Видеоязмага "Аспекты" басмасы игътибар итте.
Видеода барлыгы 109 кеше исеме күрсәтелде. Азатлык Радиосы исемлекне өйрәнеп, элек тапмаган 29 хәрби исемен ачыклады. Алар арасында – 4 сержант, 1 өлкән сержант, 2 ефрейтор һәм 22 рядовой хәрби.
Бу – җирле хакимиятләр тарафыннан сугышта үлүчеләрнең зур исемлеген ачуның сирәк күренеше. Гадәттә, Русия хакимиятләре сугышта үлүчеләрнең санын яшерергә тырыша. Шуңа күрә Азатлык радиосы һәм башка бәйсез медиа проектлары ачык чыганаклардан аларның исемнәрен барлый.
Хакимиятнең бу исемлекне күрсәтүе шулай ук ачык чыганакларда күп кенә һәлак булган хәрби исеменең чыкмавына тагын бер дәлил булып тора. Бу видео чыкканчы, Азатлык Радиосы исемлегендә Бөре районыннан 103 исем булган. Бу үлүчеләрнең чын саны безнең статистикада җыелган саннардан чынлыкта күпкә зуррак булуын күрсәтә.
- Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар.
- Татарстаннан сугышта кимендә 4714 исем ачыклап булды.
- Бу атнада Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше үлгәне билгеле булды.
- Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан — рәсми белдерүләрдән, социаль челтәрләрдән, сугышка бәйле башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият үлүчеләр санын яшерә. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум