Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Франциск вафат


Рим папасы Франциск (1936-2025)
Рим папасы Франциск (1936-2025)

Яңа понтификны сайлау 15–20 көн эчендә узарга тиеш.

Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.

Ватикан матбугат хезмәте белдерүенчә, Рим папасының вафат булуы турында иртәнге 9:45тә кардинал, камерленго Кевин Фаррелл игълан иткән. Ул Францискның иртәнге 7:35тә вафат булганын әйткән.

Туганда бирелгән исеме Хорхе Марио Бергольо булган Рим папасы соңгы вакытларда каты авырды. 14 февральдә аны бронхит диагнозы белән хастаханәгә салдылар, бер айдан вакыт ул хастаханәдә дәваланды. Март башында аны ясалма сулыш алдыру җиһазына тоташтырган булганнар. Шуннан соң ул хастаханәдән чыкты, берничә тапкыр чыгыш та ясады. 20 апрельдә Рим папасы Ватиканда Изге Петр мәйданында җыелган халык алдында Пасха мөрәҗәгате белән чыгыш ясады.

Рим папасы үлүе белән Ватиканда "sede vacante" дип аталган, папалык тәхетенең буш, вакант дәвере башлана. Бу чорда кайбер вәкаләтләр Кардиналлар коллегиясенә күчә, утырышларны кардинал-декан җитәкли.

Папаны җирләү, гадәттә, аның үлгәннән соң 4-6 көн эчендә уза. Папа вафат булгач, Ватиканда тугыз көнлек матәм вакыты (novemdiales ) игълан ителә. Шулай ук яңа понтификны сайлау вакыты билгеләнә: ул үлем көненнән соң 15–20 көн эчендә узарга тиеш.

Яңа папа сайлау конклавта — кардиналларның махсус җыенында үткәрелә. Ул тышкы дөньядан тулысынча изоляцияләнгән бинада үтә. Тавыш бирү яшерен рәвештә көненә ике тапкыр башкарыла; сайлап куелу өчен өчтән ике тавыштан да күбрәк җыелырга тиеш. Папа сайланганчы бина ябык кала. Яңа понтифик сайлануы турында хәбәр Ватиканның Сикстин капелласы миченнән чыккан ак төтен аша игълан ителә (әгәр папаны сайлап булмаса — төтен кара төстә була).

Франциск Рим папасы итеп 2013 елның мартында сайланды. Ул бу вазифада сәламәтлеге какшавы сәбәпле тәхеттән баш тарткан Бенедикт XVI урынына килде. Франциск тарихта Яңа Дөньядан (Латин Америкасыннан) чыккан беренче папа һәм бу вазифага билгеләнгән беренче иезуит булды.

Хорхе Марио Бергольо 1936 елның 17 декабрендә Аргентина башкаласы Буэнос-Айрес шәһәрендә тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килгән. Техника-химия белгечлегеннән диплом алганнан соң ул семинариягә укырга керә. 1963 елда фәлсәфә, 1970 елда теология буенча лиценциат дәрәҗәсен ала. 1969 елның декабрендә Бергольо руханилыкка багышлап, дин әһеле итеп тәгаенләнә һәм Аргентинада иезуитлар орденында төрле вазифалар башкара. 2001 елның февралендә Рим папасы Иоанн Павел II аны кардинал дәрәҗәсенә күтәрә.

2013 елда "Тайм" журналы Францискны "Ел кешесе" дип атады.

Рим папасы 2022 елда Русия Украинага каршы башлаган сугышны кат-кат туктатырга өндәде. Аерым алганда, ул русияләргә дә мөрәҗәгать итеп, Русия армиясенең Украинага басып керүе турында дөреслекне ачыкларга омтылырга чакырды.

Шул ук вакытта, милли активистлар аның Украинага каршы хәрби җинаятьләрдә урысларны акларга омтылуында, хәрби җинаятьләр өчен җаваплылыкны чеченнар һәм бурятлар кебек милли азчылыкларга күчерергә тырышуда гаепләде. "Бурятлар күпләп кешене" үтергән дигән имеш-мимешләргә хәтта Рим папасы да алданды һәм никтер "хәрби җинаятьләрдә чеченнар белән бурятлар гаепле" дип әйтте", дип сөйләгән иде Азатлыкка бурят активисты Мария Вьюшкова.

2022 елда Бәһрәйндә Франциск белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Миңнеханов папага Татарстанның үзенчәлекләре турында сөйләгән, этник һәм дини күптөрлелекне хуплау мәсьәләсенә тукталган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG