Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Русия-Украина низагын туктату сөйләшүләренә министрлар килми


Украина һәм АКШ делегациясенең элекке очрашуы, Париж
Украина һәм АКШ делегациясенең элекке очрашуы, Париж

Лондонда АКШ, Украина, Британия һәм Европа берлеге вәкилләренең Украинадагы утны туктату мөмкинлеге турында сөйләшүләре башланды, ләкин алар югары дәрәҗәдә узмый.

Лондонда АКШ, Украина һәм Европа Берлегенең Украинадагы утны туктату шартларын тикшерүгә багышланган очрашуы башланды. Әмма анда АКШ, Британия һәм Франциянең тышкы эшләр министрлары катнашмаячак. Бу хакта Sky News хәбәр итә. Кичә АКШ дәүләт департаменты хәбәр иткәнчә, дәүләт секретаре Марко Рубио үз планнарын үзгәрткән һәм Лондонга килмәячәк.

Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига Лондонда Британия тышкы эшләр министры Дэвид Лэмми белән ике яклы очрашу уздырыр дип көтелә. Украина, Британия, АКШ һәм Европа берлеге вәкилләренең гомуми җыелышы исә түбәнрәк дәрәҗәдә булачак. АКШ ягыннан бу сөйләшүләрдә Украина эшләре белән шөгыльләнүче махсус вәкиле Кит Келлог катнаша.

Соңгы көннәрдә кайбер мәгълүмат чараларында Лондонда АКШ администрациясенең Украинада утны туктату тәкъдимнәре каралырга мөмкин дигән хәбәрләр чыкты. Бу тәкъдимнәр арасында түбәндәгеләр телгә алына: хәзерге фронт сызыгы буенча утны туктату, Кырымны Русиянеке дип рәсми рәвештә тану, Русия оккупацияләгән башка территорияләрне аның контролендә дип фактик тану, Запорожье АЭСын АКШ контроленә тапшыру мөмкинлеге, һәм кайбер санкцияләрне йомшарту. Әмма Трамп администрациясенең рәсми тынычлык планы әле басылып чыкмады, һәм аның вәкилләре бу мәгълүматларны расламады да, кире дә какмады.

Украина президенты Владимир Зеленский исә кичә бу тәкъдимнәрнең берсен — Кырымны Русиянеке дип тануны — ачык рәвештә кире какты. The New York Times хәбәр иткәнчә, Рубионы Лондонга килүдән баш тарту да нәкъ шушы сәбәп белән бәйле булырга мөмкин.

Axios басмасы язуынча, Украина делегациясе 23 апрельдә Лондонда 30 көнгә атышларны туктату турында сөйләшергә тели, ләкин бу гомумән тынычлык планы турында түгел, вакытлы килешү буларак карала. Әлеге тәкъдимне АКШ март аенда ук керткән иде, Украина аны хуплады, әмма Русия какты — янәсе, ачыклап бетерәсе күп нечкәлекләр бар.

19 апрельдә Русия президенты Владимир Путин "Олы көн тынлыгы" игълан итте — 30 сәгать дәвамында ерак арага атыла торган кораллар кулланылмады, әмма фронтның күпчелек урыннарында бәрелешләр дәвам итте. Дүшәмбе көнне исә хәрби хәрәкәтләр элеккечә көч белән яңадан башланды.

Узган атнада Рубио Парижда Украина һәм Европа беректәшләре вәкилләре белән очрашканнан соң, АКШ президенты Дональд Трамп озакка сузылган сөйләшүләрдән туеп баруын, һәм башка өстенлекләргә игътибар юнәлтергә мөмкин булуын әйтте. Шул ук вакытта вице-президент Джей Ди Вэнс белдергәнчә, тынычлыкка ирешү өчен һәм Русия һәм Украина җир мәсьәләләрендә кайбер чигенүләргә барырга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG