Кичәдә Татарстанның халык рәссамы Фәридә Хәсьянованың балалар китапларына ясаган рәсемнәреннән торган күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә татар язучылары китапларына һәм татар халык әкиятләренә ясалган 30га якын график эш бар иде. Алар арасында Ренат Харис, Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин китапларына ясалган рәсемнәр дә урын алган.
Фәридә Хәсьянова барлыгы 60тан артык китап бизәгән, аларның 40ка якыны – балалар китабы. Аның беренче эшләреннән саналган “Габдулла Тукайның балачагы” дигән китапка ясаган иллюстрацияләре 1976 елда шагыйрьнең 90 еллык юбилеена, республика күргәзмәсендә тәкъдим ителә.
Моннан тыш ул Әхмәт Фәйзинең “Тукай”, Габдулла Тукайның “Кисекбаш” әсәрләренә нигезләнеп, бик күп иллюстрацияләр ясый.
“Татарлар – бик яхшы рәссамнар һәм иллюстраторлар. Фәридә Хәсьянованың рәсемнәреннән татарларның милли киемнәрен, көнкүреш әйберләрен, авыл өенең интерьерларын өйрәнергә була”, дип сөйләде Татарстан сынлы сәнгать музее мөдире Рузалинә Нургалиева.
Фәридә Хәсьянова балалар өчен эшләгән рәсемнәре белән татар халкының киләчәк менталитетын үстерүгә, эстетик зәвыгын бәяләүгә үзеннән бик зур өлеш кертте, ди Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис:
“Моннан биш-алты ел элек Казанга килгән Мостай Кәрим Фәридә ханым бизәгән минем өч китабымны актарып утырды – "Матур өй", "Әбәк" һәм "Лап-лап". Һәм болай диде: "Сездә чын мәгънәсендә югары тарихи фәнне, эстетиканы, фәлсәфәне балалар күңеле белән ялгый белә торган рәссам бар икән", диде”.
Фәридә Хәсьянованың күргәзмәсе Тукай музеенда икенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 18 ел элек Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа” һәм Рабит Батулланың “Бишек хикәятләре”нә ясаган рәсемнәрен тәкъдим иткән. Бу юлы исә аның күбесенчә соңгы 10 елда ясаган иллюстрацияләре куелган иде.
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла әйтүенчә, Фәридә Хәсьянованың рәсемнәре нигезендә театр өчен революциягә кадәрле, шулай ук заманча милли киемнәр дә тегәргә була:
“Бишек хикәятләре” китабым чыккач, мин аны Бакый Урманчыга бүләк итеп алып бардым. Ул бик озак карады да, бик яхшы художник икән бу, диде”.
Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Фәридә Хәсьянова бизәгән “Татар халык әкиятләре” дигән сувенир китап басылды. Биредә татар халык әкиятләренең үзенчәлекле дөньясы чагылган.
Кичәдә иҗатчылардан шагыйрь Роберт Миңнуллин, язучы Әнәс Хәсәнов, Вакыйф Нуриев, 2011 елда Габдулла Тукай исемендәге премия бүләгенә кандидат, рәссам Рифкать Вахитов та чыгыш ясады. Шулай ук Идел буе районының “Нур” балалар театры һәм Казан шәһәре филармониясенең “Айгөл” балалар вокаль ансамбле шигъри-музыкаль композиция тәкъдим итте.