Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” - 51(2007)


“Азатлык” радиосы белән “Безнең гәҗит” арасындагы хезмәттәшлек очраклы рәвештә шушы гәзитнең иясе һәм мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белән “Азатлык”ның Казазан бүлеге вәкиле Буа шәһәрендә очрашудан башланды.


Буадагы күренекле эшкуар, шул якларның акыл иясе Мөхәррәм әфәнде, язучы Илфакъ Шиһапов, җырчы Илсөяр Бәдретдиновалар белән бергә бүгенге заман проблемалары һәм мәгълүмат турында киңәшеп утырганда туган бу идея бик җимешле булып чыкты. Кайберәүләр “Азатлык” радиосы Совет иленә һәм хәзерге Русиягә кырткычлык эшләр өчен дип уйласалар да, якыннан караганда, бу радио милләттәшләрдә милли үзаң һәм гражданлык җәмгыяте төзү теләге уята. Хәзер гәзит-журналлар күп булса да, нәкъ менә шул юнәлешне алып баручы мәгълүмат чаралары сирәк очрый. Ә инде милли үзаң һәм демократик яшәеш принциплары булмаса, милләтләрнең тамыры бик тиз корып, 21 гасыр яшәү рәвешендә татар компоненты да, башка милләтләрнең яшәү рәвеше дә бик тиз юкка чыгачак.

Компонент дигәннән, Русия парламентында мәктәптә укыту стандартлардан милли компонентны төшереп калдыру “Безнең гәзит”тә кыю һәм ачык чагылдырыла. Азатлык хәбәрчесе Нәзифә Кәримованың Мәскәүдә мәгариф мәсьәләләре буенча үткәрелгән Түгәрәк өстәл турындагы язмасы болай дип атала “Милли телләр федераль үзәккә кирәк түгел”. Әйе, шактый кискен әйтелгән бу. Нишлисең, вәзъгыять шулай. Хәлләр җиңел булса, милли яшьләр мәктәпләрне яклап Казан үзәгендә пикет оештырып маташмас иде. Гәзиттә бу турыда Амил Нурның репортажы бирелгән. Шунда ук корылтай һәм туган тел язмышы дигән баш астында “Азатлык”ның түгәрәк өстәл сөйләшүендә яңгыраган фикерләр китерелә. Разил Вәлиев, Миркасыйм Усманов, Туфан Миңнуллин катнашлыгында үткән бу сөйләшү күптән түгел Казанда тәмамланган Татар корылтаена йомгаклар да ясый. “Безнең гәзит”нең бу санында Кәрим Яушның Татар корылтаенда Башкортостан татарларына күрсәтелгән мөнәсәбәт турында мәкаләсе урын алган. Шулай ук Башкортостанның Балтач районы Каргалы авылы мәктәбенең элекке директоры Айдар Алтдиновның ачы язмышы турында Мәдинә Өлекҗанның зур гына мәкаләсе дә бастырылган.

“Безнең гәҗит” оператив яңалыкларның иң мөһимнәренә игътибар итә. Гуманитар университет яңа ректоры итеп Рәдиф Җәмалетдинов сайлануы турында Бикә Тимерованың мәкаләсе һәм фоторәсеме басылып чыккан.

Сәяси булмаган рухи, социаль язмалар да күп монда. “Татар җыры – 2007” бәйрәме, Алмаз Хамзинның сатирик хикәясе, Ульяновски каласыннан Айрат Ибраһимов җибәргән бик кызыклы мәкалә бүгенге татар тормышының иң кызу нокталарына кагылган. Иң зур мәкалә “Минзәләчә бмзнес” дип атала. Рәмис Латыйпов бу мәкалә белән Минзәлә ягындагы мафия, җинаятьчел төркемнәр тормышын чагылдыра. Хәтта, атаклы Эдуард Таһиҗановның дус-ишләре белән өстәл артында ашап-эчеп утырулары да анда сүрәтләнгән.

“Безнең гәҗит”нең быелгы соңгы санындагы мөхәррир сүзендә Илфат Фәйзрахманов басмага язылган һәм язылмаган абүнәчеләргә “Саубуллашмыйбыз!” дип мөрәҗәгать итә. Яңа елда да “Азатлык” радиосы журналистлар, милли мәгълүмат чаралары белән саубуллашмыйча, бергә-бергә хакыйкәтьне сөйләргә тырышыр. Бәйрәмнәр котлы булсын!
XS
SM
MD
LG