Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды


Ике ел элек татарлар Әнкара шәһәре хакимиятеннән татар ханбикәсе исемен зур урамга бирүне сораганнар, әмма ахыр чиктә Сөембикә исеме күпергә бирелгән.

Бүген Төркиянең башкаласы Әнкарада Сөембикә күпере ачылды. Бу — Баһдад проспекты аша узган җәяүлеләр күпере, ул шәһәрнең Яңа мәхәллә дип аталган җирдә урнашкан.

Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачышы кичектерелгән. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Роза Корбан Азатлык Радиосына аңлатуынча, бу — Әнкара татарларының инициативасы, әмма алар шәһәр хакимиятеннән Сөембикә исемен зур урамга бирелүен сораган.

— Озак барды сөйләшү, аңлату, әмма без теләгәнчә үк барып чыкмады. Урамга исем бирү авыр, бюрократик каршылыклар күп, күпергә исем бирү җиңелрәк диелде. Риза булдык, — диде Корбан.

Тантаналы ачылышта Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк, язучы Хикмәт Доган, Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәл катнашты. Дөнья татарлары лигасы җитәкчесе Гөнүл Пултар чакырулы булса да, тантанага килә алмаган. Ул сәлам хатын җибәргән. Ул укылды. Чарада нугай, Казан татарларының мәдәни үзәкләре вәкилләре, активистлары булды. Якынча кырыклап кеше булды.

Күпер Татарстан, Төркия, кырымтатар байраклары белән бизәлгән иде. Сөембикә рәсеме куелган иде.

Башта Төркия гимны башкарылды. Соңыннан "Туган тел" җыры аягүрә җырланды. Фәриәл Башәл "Сөембикә" җырын башкарды. Тантана вакытында Сөембикә Казан татарлары өчен генә түгел, кырымтатарлар өчен дә, нугайлар өчен дә якын һәм кадерле шәхес дип сөйләнде, Төркия хөкүмәте аны төрки дөньяга таныту эшен башкарырга тиеш дип чыгышлар ясалды.

Сөембикә күпере ачылышында Сөембикә шәхесе азатлык өчен көрәш символы дип әйтелде.

Күперне ачу тантанасыннан Азатлык Радиосы репортаж та әзерли. Аны тиздән безнең сайтта укый алачаксыз.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG