Аннексияләнгән Кырымда 77 яшендә кырымтатар рәссамы, этнограф, Украинаның атказанган рәссамы, дизайнер Мамут Чурлу вафат булган. Бу хакта Кырымтатар ресурс үзәгенең менеджеры Зарема Бариева социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, быел 21 гыйнварда Чурлу Акмәчет районының Ангара (Перевальное) авылында юл һәлакәтенә очраган. Аны күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткән булганнар.
"Мамут ага бөтен гомерен кырымтатар мәдәниятен торгызуга һәм үстерүгә багышлады. Кырымтатарларның "Өрнәк" орнамнтын тирәнтен өйрәнде һәм башка кырымтатар осталары, декоратив-гамәли сәнгать рәссамнары белән бергә аны халыкка танытты", дип яза Бариева.
2013 елда Казанда кырымтатарларның 1944 елда үз илләреннән сөрелгәннән соң, 1990нчы елларда кире туган якларына кайтуына багышлан күргәзмә оештырылды. Анда Мамут Чурлу эшләре дә тәкъдим ителде.
"Мамут Чурлу туксанынчы елларда кире иленә кайта һәм кырымтатарлар сәнгатен торгызу максатын куя, чөнки бик аз нәрсә сакланган була. Ә сәнгатьтә үз стиле булмаган халыкны тарихи дип атап булмый. Мамут Чурлу өйрәнә, шушы аз гына калган үрнәкләрне җыя, укучылар туплый, аларга кырымтатарлар сәнгате тарихына хас булган алымнарны турында сөйли", диде Азатлык радиосына Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева.
2015 елда аннексияләнгән Кырымның Карасубазар (Белогорски) шәһәрендә кырымтатар милли ризыгы чиберекка монументаль скульптура куелды. Аның идея һәм эскиз авторы Мамут Чурлу иде.
"Чиберек - чын кырымтатар ризыгы, мин бу хакта зур бер мәкалә дә яздым. Чиберек күп кырымтатарларны сөргенлектә үлемнән саклап калды, чөнки аны ясап, сатып күпләгән кырымтатар исән калды. Карасубазарда чиберекка ясалган бу скульптура дөньяда бердәнбер", - диде Мамут Чурлу Азатлык радиосына.
- Чурлуның шәхси күргәзмәләре Киевта, Мәскәүдә, Ташкентта, Кёльнда, Хайдельбергта узды.
- Рәсем сәнгатеннән тыш ул келәм туку, керамика, дизайн белән дә шөгыльләнде. Ул кырым осталары һәм рәссамнарын берләштергән "Кырым стиле проектын" оештырган иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум