Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова яман шеш белән көрәшә


Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова

"Алты ай элек ашыгыч операция ясатырга туры килде, хәзер метастазлар белән көрәшәм. Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел", дип яза ул.

Бүген, 8 августта Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова үзенең туган көнен каршылый. Facebook социаль челтәрендә ул тамашачысы белән яман шештән дәвалануы турында уртаклашты.

"Алты ай элек ашыгыч операция ясатырга туры килде, хәзер метастазлар белән көрәшәм. Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел", дип яза ул.

Хәзерге вакытта җырчы Австралиянең Питер Мак исемендәге онкология үзәгендә ята. Ул үзенең иҗатын яратучылардан "кайбер медицина хисапларын" түләргә ярдәм итүләрен сораган, "бәлки, бу шансларымны арттырыр", дигән.

Җырчы Австралиядә яши, аның Зифа исемле кызы бар
Җырчы Австралиядә яши, аның Зифа исемле кызы бар

  • Сарапулда туган Зөлфия Камалова 90нчы еллар башында студентлар алмашы кысаларында АКШка китә, Австралия ватандашына кияүгә чыга һәм иренең ватанында музыкаль карьерасын төзи. 2012 елда Дөнья татар конгрессының V корылтаенда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
  • Татарча җырларны фьюжн музыка стилендә башкаручы Зөлфия Камалова 2016 елда Австралиядән Русиягә кыска вакытлы сәфәре вакытында тамашачылар соравы белән Казанда һәм Мәскәүдә ике концерт биреп китте.
  • Биш ел элек аның "Бишенче" исемле җыры Russian World Music Awards-2019 премиясенең иң яхшы 16 җыр исемлегенә кергән иде.
  • 2021 елда Зөлфия Камалова "Медуза"га теләктәшлек чарасына кушылды. Ул "ят агент медиа" дип эзәрлекләнүче "Медуза" сайтына ярдәм йөзеннән "Сагыну" дигән җырын башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG