Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык һәм YouTube: “Ак Йортта Алсу кызларының "Сәлам, Әни” дип әйтүләрен ишеткәч, мин еладым”


АКШ президенты Джо Байден һәм Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш
АКШ президенты Джо Байден һәм Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш

Атна дәвамында Азатлыкның YouTube-каналында Русия төрмәсеннән иреккә чыккан журналист Алсу Кормаш, эш базарында татар телен белү соралган вакансияләр, Татарстанда булган гарасат, Украина сугышына һәм ислам диненә бәйле төрле хәбәрләргә карата шактый фикерләр яуды.

Азатлык Радиосының YouTube-каналында бу яңалыклар турында халык нәрсә уйлый? Видеоларга, коммюнитида калдырган постларга укучылар фикерләрен барладык.

"Путин гестапыннан котылды"

Татар дөньясында гына түгел, дөнья югарылыгында төп яңалык — Русия белән көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы узуы. Азат ителгәннәр арасында 6,5 елга хөкем ителгән Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш та бар иде. Ул 1 августта Казандагы төрмәдә 288 көн утырганнан соң иреккә чыкты.

— Путин гестапыннан котылды, — дип язып калдырган бер укучыбыз. Гестапо — наци Германиясенең дәүләт яшерен полициясе.

— Азаттык ушин курескен азаматтарын соттаган. Татарстаннын болашагы. Жок!!!!!!!! — дип калдырган икенче берәү казакъ телендә. Тәрҗемәсе: "Азатлык өчен көрәшкән кешеләрне хөкем иттеләр. Татарстанның киләчәге. Юк!!!"

Шунда ук Алсуга бәхет теләүчеләр дә бар.

Азатлык Радиосының Алсу Кормаш турында эшләнгән видеоязмасына карата да кешеләр хис-кичерешләрен калдырган:

— Ак Йортның Овал офисында Алсу кызларының "Сәлам, Әни, Әни" дип (әйтүләрен) ишеткәч, мин еладым, телебезне ишеткәч, — дигән ул.

Язма астында саулык теләүчеләр дә, Татарстанга бәйсезлек дигән шигар язучылар да бар.

"Мин белгән татар яшьләре үз телләрендә сөйләшмиләр"

Бу атнада Азатлык Радиосында эш базарында татар телле вакансияләр турында язма дөнья күрде. Бүген Татарстанда татар телен белү соралган һөнәрләр арасында иң зур ихтыяҗ — менеджерларга, сатучыларга. YouTubeтагы Азатлык каналында бу хәбәр кызу фикер алышуларга китерде. Алар нигездә татар телен куллану даирәсенең тараюына борчылуын белдерә.

Дөньяда чегән дигән халык бар. Аларның илләре дә, әлифбалары да юк. Шуңа карамастан барысы да үз телләрендә сөйләшә.

— Мин белгән татар яшьләре үз телләрендә сөйләшмиләр, кайберләре мин сөйләгәндә әзрәк аңлыйлар, ләкин урысча гына җавап бирәләр. Кайберләре мине бөтенләй аңламыйлар. Татарча сөйли алучылар бик сирәк. Татар әдәбиятыннан, матбугатыннан алар бөтенләй хәбәрдар түгел! — ди бер укучыбыз.

— Минем иң ачу чыгара торган кеше категориясе ул — барысын да аңлый торган, әмма урыс телендә җавап бирә торган. Ник бөтесен дә аңлагач татар телендә җавап бирә алмыйлар икән соң алар?!?!

— Татар театрларына йөрим, һәм игътибар итәм: үзләре татар театрына киләләр, үзләре үзара урыс телендә генә сөйләшәләр. Нинди хәл инде бу?!

— Гадәт. Тумыштан татар теленең мөһим булмаганын тоеп яшиләр.

— Молодцы, Татарстан! Только вот так можно не потерять свой язык (Афәрин, Татарстан! Үз телеңне шулай гына югалтмаска мөмкин), — дип язган башка укучыбыз. Аңа каршы җавап итеп татар теленең хәле яхшы булмавын язганнар.

Шунда ук фикер алышуны сәяси төсмергә күчерүчеләр табылган. Ул Татарстанның Русиядән аерылуга ирешмәячәген, татарлар белән урыслар "бер йодрык" булуын урысча әйткән. Аңа җавап йөзеннән эш Татарстанның бәйсезлек алуында түгел, эш татар теленең мотлак укытылмавында, имтихан тапшыра алмавында, дип язган укучыбыз. "Кызганыч, аерылмыйча инде 20-30 елдан татар теле булмаячак", дип бәхәскә кушылган берәү.

Икенче бер укучы чегәннәрне мисал итеп китергән:

— Дөньяда чегән дигән халык бар. Аларның илләре дә, әлифбалары да юк. Шуңа карамастан барысы да үз телләрендә сөйләшә. Сәбәбе — аларда урыс каны юк. "Тән тартмаса да кан тарта" — ул безгә карый, хәзер тән дә тарта.

— Алар дәүләттән аерым торалар, ул гына сәбәбе. Элек революциягә хәтле татарлар да шулай торганнар, үз аерым мәгәриф системасы белән дияргә була. Ә чегәннәр һаман болай яшиләр, — дип кушылган аңа башка укучы.

— Бөтен чегәннәр шул тормыштан канәгатьме? Табиб, укытучы, инженер булыр өчен уку кирәк. Эволюция аркылы 4,5 млрд елдан соң Җир шарында әкәм-төкәм, кәлтә, бүре, кеше дә яшәп калды. Сайлап булса, болардан нәрсәнең кыяфәте аң, булдыклы, киләчәккә ышанычлы дип әйтергә була? Әгәр кешелек наданлык, дини ышанучылык һәм залимлектә батса, аның киләчәге шомлы, — диючеләр дә бар.

"Бу Украинаның күз яшьләре"

30 июльдә Татарстанда давыл чыкты. "Бигеш" халыкара һава аланында җил кечкенә очкычларны, боралакны бәреп очырды. Ә Казанда исә бозлы яңгыр яуды, шәһәр үзәгендәге сулар елга булып акты. Бу турыда Азатлык Радиосы әзерләгән видеокүзәтү санаулы көннәр эчендә 65 меңнән артык карау җыйды, аңа 200гә якын фикер калдырдылар.

Кемдер дога кылырга чакыра, икенчеләргә бу гөнаһлар өчен җавап булып тоела.

— Кешеләрнең күз яшьләре җирдә ятмый, Аллаһ хозурына күтәрелә.

— Украинаның күз яшьләре.

Кайберәүләр моны климат үзгәрүе белән бәйли.

— Һава торышы тиз үзгәрә, чөнки Җир планетасында урманнар әз калды. Калган иң зур Себер һәм Амазон урманнарын аяусыз рәвештә кистеләр һәм кисеп бетереп баралар. Урманнар күп дымны тота. Икенче сәбәп — Җирдә бик күп кешеләр, аларның машиналары һәм заводлары. Планетаның җылынуы тагы да күбрәк дымны атмосферага, һавага күчерә.

Башкортстанда су басулар да Азатлык укучыларын битараф калдырмады. Ул ике көн эчендә 14 меңнән артык карау җыйды. Анда Башкортстанда яшәүчеләргә сабырлык телиләр.

"Хөкүмәтебез баласын, дустын, ирен акчага сатарга өнди"

Русиянең кимендә 9 төбәгендә танышларын сугышка китәргә күндергәннәргә акча бирә башлаулары турындагы хәбәр халыкта ризасызлык уятты. Татарстан беренче итеп 100 мең сум бирәчәген белдергән иде, ә менә Мордовия белән Калуга кебек ярлырак төбәкләр бишәр мең сум гына түләргә әзер булдылар.

Татарлар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу безнең сугыш түгел. Җибәрмәгез туганнарыгызны бу фикерсез сугышка!!!

— Депутат балалары барсын! Безнең җиде тормыш юк!

— Татарлар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу безнең сугыш түгел. Җибәрмәгез туганнарыгызны бу фикерсез сугышка!!!

— Алла сакласын, гөнаһын кайда куярга кирәк. Ул йөк белән яшәргә дә кирәк бит.

— Юк, беркайчан да җибәрмәс идем! Хөкүмәтебез рәсми төстә баласын, дустын, ирен акчага сатарга өнди. Бу башка сыймый торган хәл.

— Уйларлык та, аңларлык та түгел. Нинди җәһәннәмгә кереп барабыздыр. Кайчан азагы җитәр...

— Балык башыннан чери башлый, чистарта башлыйлар коерыгыннан.

— Минең Путин исемле "дуҫым" бар. Уны һуғышҡа алығыҙ, — дип язган башкортча бер укучыбыз.

"Күбрәк үтерер һәм үләр өчен дога кылырга"

Башкортстанда Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучы хәрбиләр өчен күмәк дога кылулар үтәчәк, дигән хәбәргә дә укучылар шактый фикерләр калдырды.

Бер ярсу укучы "сатлык мөфтияткә җәһәннәм" теләгән. Икенчесе бу доганы "яхшырак үтерсеннәр" өчен кылалармы дип сорау куя. "Әйе, күбрәк үтерергә, үләргә дога кылырга. Безгә шулар дөреслек турында вәгазь сөйлиләр", дип ирония белән бәя биргән башка укучыбыз. Тагын бер укучы "ни өчен без ят сугышка барырга тиеш", дип татарлар өчен бу сугышның кирәк түгеллеген, икенче якта кырымтатарлар булуын искәрткән.

Фикер алышуда татар-башкорт арасындагы низагка да кереп китүчеләр дә бар, ләкин аларны искә алу норматив булмаган лексикага туры килми.

"Урыс изүе астында ислам татар телен сакларга булышты. Ә хәзер?"

Узган атна ахырында Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин урыс теле мөселманнарның аралашу теленә әверелде дип белдерүе дә төрле фикерләр уятты. Мөфти мәчетләрдә ислам нигезен генә түгел, урыс телен дә өйрәнергә була диде.

Дин, ислам туган якны, телне сакларга, туган җирне яратырга, милләтне алыштырмаска дип турыдан-туры әйтә

— Безгә, татарларга, динне үз телебездә өйрәнергә, бу безнең телебезне өйрәнергә, баетырга ярдәм итәчәк. Ул дөрес сөйләми, бу хакимияткә яраклашу белән бәйле, — диде бер укучыбыз.

— Идеолог булырга исәбе. Дингә артист булып карый, күрәсең. Дугин юлы, — дип кушылды икенчесе.

Тагын бер укучы татар-мөселманнарга татар һәм гарәп телен белү кирәк, ләкин "урыс телен татардан өстен күрү дөрес түгел" дигән.

Шул ук вакытта урыс телендә алып барылган вәгазьләр үтемлерәк диючеләр дә бар.

— Халыкара рус телендә барысы да нәсыйхәт аңлый, Дин-Исламга файдалы бит! Мәчетләрдә туләүсез татар теле курсларына җыелмадылар.

Кайберәүләр бүген ислам дине татар телен сакларга ярдәм итми дип саный.

— Гасырлар буе урыс изүе астында ислам татар телен сакларга булышты. Ә хәзер нәрсәгә кирәк бу гарәп әкиятләре?

— Дин, ислам туган якны, телне сакларга, туган җирне яратырга, милләтне алыштырмаска дип турыдан-туры әйтә. Гарәп диеп кенә мөселман булмыйсың, алай эшләми ул, — каршы төшкән аңа икенче бер укучыбыз.

"Бер кулың белән мәчет салу, икенчесе белән кан кою"

Узган атнада Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан хәрбиләренең Русия баскынлыгындагы Донецки "халык республикасы"ның бер авылында мәчет салуы да бәхәсләр уятты.

— Башкорт халкы узенең динен кайда булса да ташламый. Афәрин егетләргә. Исән-имин йөреп кайтсыннар. Французлар аларны "Себер амурлары" дип бер дә юкка атамаган.

Бу яңалыкка башкача караучылар да бар:

— Чит ил җирендә бер кулың белән мәчет салу, икенче кулың белән кан кою яки Аллаh Тәгаләне алдарга тырышыу — гөнаh, бу мәчет сөяк hәм кан өстендә салынган.

"Пеләш фиргавен үлеп киткәнче шулай була"

Атна дәвамында Русия хакимияте илдә YouТubeның эшләү тизлеген акрынайтты. Бу уңайдан Азатлык үз каналында сораштыру үткәрде. "Ә сездә YouTube әкренрәк эшли башладымы?" дигән сорауга 500дән артык кеше җавап бирде. Тавыш бирүчеләрнең 68 проценты YouTube начаррак эшли башлады диде. 32%ы элеккечә эшли, дип җавап кайтарды.

— Хайваннар үз пычрак эшен эшли. Пеләш фиргавен үлеп киткәнче шулай була, — дип язган бер укучыбыз.

Икенче укучы икенче көн рәттән видеоһостингның эшләмәвен язган. Шул ук вакытта YouTubeның элеккечә эшләвен дә әйтүчеләр бар.

Азатлык Радиосында тагын бер сораштыру үткәрелде. "Гадәттә "Уфа"мы, "Өфө"ме дисез?" дигән сорауга тавыш бирүчеләрнең 78 проценты "Уфа" дип җавап кайтарды. Башкорт телендәге Уфа шәһәренең "Өфө" вариантын 22 процент кулланам диде. Сораштыруда 1 меңнән артык кеше катнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG