Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган яңа проект башлый


Беренче сериясе 1989 ел вакыйгаларына багышланган.

Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте Татарстан һәм татар халкының тарихына багышланган яңа проект башлап җибәрә. Ул документаль сериал форматында эшләнә.

"Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" дип аталган сериал 1989 елдан башлап 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда булган вакыйгалар турында сөйләячәк. Республиканың суверенитеты турындагы Декларация ничек кабул ителгән? Мәскәү белән Казан арасындагы вәкаләтләр ничек бүленгән? Татар милли хәрәкәте Русиянең сәяси процессларында нинди роль уйнаган? Милли мәгариф 1990нчы елларда нинди шартларда үсеш алган һәм 2000нче еллардан соң Мәскәү басымы аркасында нинди шартларда сүрелә башлаган? 1980нче еллар азагы, 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда татарлар нинди җырлар иҗат иткән һәм тыңлаган? Яңа проектта сүз сәясәт турында да, мәдәният хакында да барачак, сериал шушы чорны күз алдына китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Проектның беренче сериясе 21 августта дөнья күрде, ул 1989 елда булган вакыйгаларны тасвирлый: ул елны Бөтентатар иҗтимагый үзәге оеша, Болгарда беренче тапкыр Изге Болгар җыены уза, көзен Казанда беренче тапкыр Хәтер көне үткәрелә, Финляндиядән ТАССР башкаласына "Башкарма" татар фольк-рок төркеме килә, ә Миңтимер Шәймиев Татарстан коммунистларының җитәкчесе булып сайлана...

Беренче сериянең премьерасы Азатлык Радиосының YouTube-каналында узды. Соңыннан фильмны башка платформаларда да карарга мөмкин булачак. Шулай ук, Азатлык Радиосы сайтында да карап була.

Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 1:17:21 0:00

  • Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте 1953 елдан бирле эшли. 2023 елда ул үзенең 70-еллыгын билгеләп үтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG