Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 120 мең гектар җирдә ашлык үлгән, бер млрд сумлык зыян килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үлгән уңышның зур өлеше — бөртекле һәм кузаклы культуралар.

Башкортстанда иртә җылыну, су басу һәм яңгырлар аркасында 120 мең гектардан артык җирдә авыл хуҗалыгы культуралары үлгән, килгән зыян 1,06 млрд сум дип бәяләнә, дип белдерде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов. Республиканың барлык 54 районында 11 сентябрьгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертергә җыеналар.

Үлгән уңышның зур өлеше (112,3 мең га) — бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук 6 мең гектардан артык шикәр чөгендере үлгән.

Министр сүзләренә караганда, уҗымнарның өчтән бере җыеп алынган, өчтән бере үлгән, тагын өчтән берен җыеп алырга тырышалар.

  • 27 майда Русия Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут ил күләмендә гадәттән тыш хәл режимы кертелергә мөмкин, бу 50 млрд сумнан артык зыян күргән хуҗалыкларга иминият түләүләрен тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.
  • Элегрәк Саратау өлкәсендә чәчүлекләр үлеп бетү сәбәпле бар өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG