Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Сибай мэры шәһәрнең хәрби комиссары белән бергә Украинадагы сугышка киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сибай мэры Русиянең Украинага һөҗүмен иң башыннан бирле нык хуплап килде.

Башкортстанның Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта "Башинформ" дәүләт агентлыгы хәбәр итте. Аның белән бергә Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районы хәрби комиссары Ринат Зәбиров, шулай ук Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та сугышка киткән.

Сибай мэры Русиянең Украинага һөҗүмен иң башыннан бирле нык хуплап килде. 2022 елда ул ат суеп, итеннән казылыклар ясаттырып, хәрбиләргә "яңа ел бүләге" ясады. Корбан да чалдырган иде, шулай ук хәрбиләр өчен православ гыйбадәте дә үткәрттерде.

Шулай ук күптән түгел Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыя башлаган иде.

  • Юлдашебаев - контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән бердәнбер Башкортстан түрәсе түгел. Моңарчы республиканың элекке вице-премьеры Азат Бадранов гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш лейтенант вазифасында Украинага киткән иде. Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
  • Быел исә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән сугыштан кайтты. Хәбиров аңлатуынча, Бадрановны кайтару карары ел башында Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән. Бадранов сугышка киткәнче республикада милләтара, мәдәни өлкә кураторы булды. Ул милләтчеләргә каршы торучы һәм Хәбировның баш идеологы буларак билгеле.
  • Башкортстанда җирле халыкны гына түгел, депутатларны да сугышка барырга кыстау очраклары булды. Мәсәлән Башкортстан Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев җәмгыятькә ватанпәрвәрлек рухы җитми диде һәм ватанны яклау – ул бурыч дип белдереп, депутатларны Украинага каршы сугышырга барырга чакырды.
  • Соңрак Толкачев Украинага каршы сугышта Башкортстаннан барлыгы 33 депутат катнаша, дип хәбәр иткән иде. Алар арасында авыл җирлекләре депутатлары да, республика парламенты вәкилләре дә бар, диде ул.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның яулап алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый. Украинадагы сугышны хуплау, басып алынган төбәкләргә һуманитар ярдәм җибәрүдә Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе.
  • Шул ук вакытта "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 2914 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG