Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда түрәләргә айга кимендә бер тапкыр халык белән очрашу бурычы куелды


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада яшәүчеләр белән
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада яшәүчеләр белән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шундый фәрман имзалаган. Аңа Путин "кешеләр белән ешрак очрашырга" кушкан иде.

Башкортстан премьер-министры, аның урынбасарлары һәм хөкүмәтнең башка җитәкчеләре хәзер аена кимендә бер тапкыр халыкны үзләрендә кабул итәргә, шулай ук алар белән урыннарга барып очрашырга тиеш булачак. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шундый фәрман имзалаган, ул хокукый мәгълүмат сайтында чыкты, дип җиткерә UTV.

Башкортстан хөкүмәте әгъзалары бу очрашулар турындагы хисапларны һәр ай саен республика башлыгы хакимиятенә җибәреп торырга тиеш.

Шул ук вакытта ачык чыганаклардагы белешмәләргә күрә, Хәбиров үзе халыкны кабул итүне соңгы тапкыр ярты ел элек - 31 гыйнварда, Учалы районында үткәргән булган, дип искәртә "Однажды в Башкирии" Telegram-каналы.

  • Быел апрельдә Хәбиров Путин белән очрашкан иде. Ул Путиннан республика башлыгы вазифасында калырга рөхсәт сорады. Путин хуплаячагын әйтте, тик "Аеруча бу чорда кешеләр белән турыдан-туры эшләргә, ешрак һәм күбрәк очрашырга, тыңларга кирәк, чөнки эш бүлмәләреннән торып кына барысын да күреп тә, ишетеп тә булмый", диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG