Башкортстан вице-премьеры, спорт министры Руслан Хәбибов Украинага каршы сугышучы хәрбиләрнең гаиләләренә утын сатып алуны җиңеләйтергә кушкан. Бу карарны республика башлыгының сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оешма-ара комиссиясе утырышында кабул иткәннәр.
Урман хуҗалыгы министрлыгына агач сатып алуда ташламалар әзерләргә дә кушылган.
"Гариза тапшыруның ысулларыннан алып, утынны китереп бирүгә кадәр бөтен нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк һәм моны норматив-хокукый акт белән беркетү зарур. Игътибарлы булырга кирәк, мондый мәсьәләләрдә хата ясарга ярамый", дигән Хәбибов.
Башкортстанда яшәүчеләрнең якыннары Украинадагы сугышта катнаша икән, алар утынны 90 процент ташлама белән сатып алу хокукына ия. Бу ташлама 2023 елның сентябреннән бирле гамәлдә. Шулай ук сугышта катнашучыларның гаиләләренә бушлай газ кертү дә каралган.
Шул ук вакытта Башкортстанның Әлшәй районы Казанка авыл биләмәсендә мобилизациягә эләккән ирнең әнисенә черек утын алып килгәннәр иде. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров посты астына Әлфия Акимова исемле хатын язды, фотосын да кертте.
"Оят! Ярдәм итүләре турында язалар гына. Менә нәтиҗәсе", дигән иде ул.
Ике көн элек Радий Хәбиров Башкортстанда 1,5 млн кешегә газ кертелде дип белдерде. Әмма ул язган пост астында "бездә газ юк", "безгә кайчан кертеләчәк" дип сораучылар да күп. Зианчура, Илеш, Мәчетле районнары, Салават шәһәре тирәсендә яшәүчеләр газ сорап язды. Ләкин әлеге район-шәһәрләрнең хакимиятләре газ керү өчен әлегә акча каралмаган дип җавап бирә.
Мәсәлән, Алмира Вәлиева Илеш районы авылларына кайчан газ кертәсез инде дип сорый: "Авыллар бушап калуы сезгә файдалырак дигән хис кала. Хакимиятнең бер генә сәбәбе – финанс мөмкинлек юк. Финанс мөмкинлек булсын өчен тырышыгыз!" дип язган ул Хәбиров посты астына.
Илеш районы хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов районда җиде авыл газсыз, ләкин аларга газ кертү өчен әлегә акча каралмаган дип белдерде.
Шул ук вакытта 2025 елда Башкортстан бюджетының Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен чыгымнары сигез миллиард сум булачак. 2024 ел белән чагыштырганда бу дүрт миллиард сумга күбрәк, дип хәбәр ителгән иде. Әмма финанс министрлыгында фаразлауларынча, Украинага каршы сугышучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә өстәмә финанслау кирәк булачак. Акчалар республика бюджетыннан алыначак.
Моңарчы Уфада Украинага каршы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә яңа ярдәм чарасы керткәннәр иде. Аларга яңа фатир алганда ярты миллион сум күләмендә ташлама бирергә вәгъдә итәләр.
Моннан тыш Башкортстанда Украинага каршы сугышып каһарман булган хәрбиләргә җир кишәрлекләре алуны да гадиләштермәкче булалар.
- Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
- Республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
- Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
- Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
- Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр.
- Былтыр сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
- Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 4471 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум