Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүче ирне социаль челтәрләрдә калдырган алты фикере өчен өч елга колониягә хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны террорчылыкка чакыруда гаепле дип тапканнар.

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Нефтекама шәһәрендә яшәүче Марат Зариповны террорчылыкка чакыруда гаепле дип тапкан һәм өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми тәртипле колониягә җибәрергә дип карар чыгарган (Җинаять кодексының 205.2нче маддәсе, 2нче өлеше).

Шулай ук мәхкәмә аңа интернетта тагын ике ел буе сайтлар һәм каналлар алып баруны тыйган.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Зариповның социаль челтәрләрдә калдырган алты фикерендә лингвистик экспертиза "Русия дәүләт эшлеклеләренең сәяси эшчәнлеген туктату өчен, аларның гомеренә һөҗүм итергә чакырулар" һәм "Русиянең гамәлдәге дәүләт хакимиятен алмаштыру өчен, көч кулланып, дәүләт түнтәрелешенә чакырулар" тапкан

Нинди фикерләр калдырган булган - монысы әйтелми.

  • "ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 900дән артык кешене сугышка каршы карашлары яки гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар.
  • Беренче чиратта гаскәрне "кимсетү" һәм гаскәр турында "ялган мәгълүмат" тарату, террорчылыкны аклау маддәләре турында сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG