Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы ял базасында Мәскәүдән килгән гаиләләр агуланган, җинаять эше ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Агуланучылар арасында балалар да бар диелә. Алар ял базасы хезмәткәрләренең Яңа ел күчтәнәче дип биргән ризыкны ашагач үзләрен начар хис итүләрен сөйли.

Башкортстанның Октябрьски шәһәрендәге "Уязы-Тау" ял базасында гаиләләре белән Мәскәүдән ялга килүчеләр агуланган. Бу хакта республиканың тикшерү комитетында хәбәр иттеләр, дип җиткерә UTV.RU.

Алдагы көнне Мәскәүдән килгән турист хатын-кыз Октябрьскида ялда агуланулары турында сөйләп видео чыгарды. Хезмәткәрләр тиешле игътибар күрсәтмәде, ә бүлмәләрдә тычканнар йөри, дип сөйләде. Сүз "Уязы-Тау" базасы турында бара. Әлеге видеодан соң прокуратура тикшерү оештырган, башка оешмалар да җәлеп ителгән.

Куәт оешмалары вәкилләренең беренчел белешмәләренә күрә, берничә бала һәм олылар кунак йортына өч көнгә урнашкан. Ял базасы хезмәткәрләре Яңа ел күчтәнәче дип биргән ризыкларны ашагач үзләрен начар хис иткән.

Башкортстанның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәт идарәсе (Роспотребнадзор) ял йортларын, ашау урыннарын, тычканнар йөргән урыннарны тикшергән. Үзләрен начар хис иткән ял итүчеләргә медицина ярдәме алырга киңәш ителгән.

Нәтиҗәдә Башкортстан тикшерү комитеты "санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу" (Русия Җинаять кодексының 236 маддәсе, 1 өлеше) турында җинаять эше ачкан. Гаепле затларны ачыклау бара диелә.

  • Былтыр ноябрьдә Уфада саклану заводында эшләүче ун кеше агуланып хастаханәгә эләккән иде. "Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе" ("ОДК-УМПО") заводында эшләүчеләрдә эчәк инфекциясе табылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG