Accessibility links

Башкортстанның "Аспекты" басмасын бинадан куып чыгарганнар, баш мөхәррире вазифасыннан киткән


Басманың баш мөхәрриренә Башкортстан хакимиятләре басымы булган диелә.

Башкортстанның "Аспекты" басмасын эш студияләреннән куып чыгарганнар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан киткән. Бу хакта "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире Руслан Вәлиев сөйләде.

Аның әйтүенчә, "Аспекты" баш мөхәррире Башкортстан хакимиятләре басымы аркасында 9 октябрьдә вазифасын калдырган. Хакимиятләр басымының бер өлеше дип Вәлиев "Аспекты"ны Уфадагы "Урал-тау" кунакханәсендәге студиядән куып чыгаруларын атаган.

— Бирешергә җыенмыйбыз. Ачулырак кына булачакбыз. Әгәр басма республикадан торып эшләгән вакытта илдә язылган кануннарны үтәвен дәвам иткән, хәрби хәрәкәтләрне "махсус хәрби операция" дип атаган икән, бу вакыйгалар борылышыннан соң, бу рәвешле эшләүнең кирәге калмаячак, ниндидер әдәплелек саклап торырга да кирәк түгел. Йомшак итеп әйткәндә,иң яман эшләргә барачакбыз, — дип белдерде Вәлиев "Аспекты республики" тапшыруы эфирында.

Хәзерге вакытта журналист үзе чит илдә яши.

  • "Аспекты" басмасы 2024 елда Баймакта һәм Уфада булган протестларны актив яктыртып барды. Хәзер исә активистларга каршы ачылган җинаять эшләре турында да сөйли. Мартта Роскомнадзор басма сайтын томалаган иде.
  • Башкортстанда журналистларга һәм медиага хакимияттән басым булуы очраклары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
  • Әйтик быел августта Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарланды. Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов соңрак бу сүзләрен кире алды, янаучылар булмады дип белдерде.
  • 4 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Пруфы" басмасын гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимованы Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табып аңа 30 мең сум күләмендә штраф салды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG