Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Мәчетле районында Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабантуй үткәрмәскә булганнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Сугыш барганда бәйрәм чаралары кирәкми дип саныйлар. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайткач уздырачаклар. Ә быелга чәчү эшләре алдынгыларын бүләкләү белән генә чикләнмәкчеләр.

Быел Башкортстанның Мәчетле районында Сабантуй булмаячак. Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайтканнан соң уздырачаклар. Бу хакта Мәчетле районы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Пруфы" җиткерә.

Ә 12 июньдә - Русия көнендә Мәчетледәге үзәк мәйданда язгы кыр эшләрендә үзләрен күрсәткән иң яхшы хезмәткәрләрне котлаячаклар. Шулай ук патриотик концерт үткәрәчәкләр.

Былтыр Башкортстанның Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта татар һәм башкортларның язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрә торган милли бәйрәме – Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады.

"Быел Сабантуй яңа форматта узды. Аның аңламы тагын да киңәйде – хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара. 2022 елда "махсус хәрби операциягә" һәр җирлектән ирләр китте. Күп кенә лаеклы егетләребезне, чын ватанпәрвәрләрне югалттык. Сабантуй бәйрәмендә бүген ватанпәрвәрлеккә басым ясала", дигән иде ул.

  • Былтыр апрельдә "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итте. "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
  • Күптән түгел Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан түрәләренә Сабантуйда һәр утарга кереп ашамаска кушты. "Кешеләр белән аралашыгыз, кәефләре ничек белешегез. Ниләр эшләвебезне аңлатыгыз. Бу гастрономия ризыклары күргәзмәсенә әйләнмәсен инде", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG