Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең туганнары акча җыя башлады


Салават Йылкыбаев
Салават Йылкыбаев

Аерым алганда, аларга адвокатларга түләү өчен акча кирәк.

"Баймак эше"ндә гаепләнүче Салават Йылкыбаевның һәм Айгиз Әбсәләмовның туганнары акча җыя башлаган. Моңа "Аспекты" игътибар иткән.

— Сез безгә адвокатка түләү өчен беренче тапкыр акча җыйганда бик булыштыгыз һәм барыгызга чиксез рәхмәтлебез, — дип язган туганнары Айгиз Әбсәләмовның Telegram-каналында. — Кызганыч, эшләр озайды һәм Айгиз анда (тикшерү изоляторында - ред.) дүрт айдан артык утыра. Күптән түгел чикләү чарасын 17 сентябрьгә кадәр озайттылар. Хәзер безгә тагын сезнең ярдәм кирәк. Без кабат адвокат хезмәтләрен түләүгә, аның гаиләсенә һәм ике кечкенә баласына ярдәм өчен акча җыябыз, — диелә хәбәрдә.

Салават Йылкыбаевның хатыны исә күптән түгел иренә ризыклар тапшыруын язган. Ул хәзерге вакытта декретта утыруын, эшкә урнаша алмуын, уку елы вакытында гына акча эшләп алуын, тик хәзер укулар беткәч, бу мөмкинлек тә калмавын язган.

— Яллап торган фатир өчен, тормыш иптәшемә тикшерү изоляторына азык-төлек тапшыруга һәм агымдагы чыгымнарга түләргә кирәк. Шуңа кабат акча җыя башлавыбызны игълан итәм, — дигән ул.

Күптән түгел Азатлык "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихын тәфсилле язган иде. Аны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне тоткарлыйлар. Ул Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарлана.

Азатлык чыганагы "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең күбесе кебек үк, Йылкыбаевка да әлегә кадәр бернинди тикшерү чаралары үткәрелмәгән ди.

— Белүемчә, тоткарлаган чакта аннан ике тапкыр стандарт сорау алу уздырылган. Башта шикләнелүче буларак, аннан гаепләнүче буларак. Бу сорау алуларда ул Конституциянең 51нче маддәсенә нигезләнеп, күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Гаебен танымый. Анда танырлык гаеп тә юк бит, чөнки бернинди төгәл дәлилләрне — фото, видео, кемнеңдер күрсәтмәләрен аңа белдермәгәннәр. Ә җыенда катнашу — ул әле киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу түгел, — ди чыганак.

  • Быел май ахырында "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр турында сөйләүче "Тоткондар" проекты барлыкка килгән иде.
  • Бу проектның төп максаты - эзәрлекләнүчеләрнең тарихын бәян итеп, аларга адвокатлар өчен акча җыярга ярдәм итү. "Без алар белән иң яхшы белгечләр эшләвен телибез", дип яза проект авторлары.
  • Моңа кадәр "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең адвокатлар ялларга акча җыюы турында хәбәрләр булган иде. Мәсәлән, "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айдар Йосыповның туганнары юридик ярдәм өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте. Туганнары әйтүенчә адвокатка 150 мең сум җыярга кирәк.
  • Күптән түгел Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчага адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.
  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG